3 июнь 2017 яңалыклары
-
Яшелчәле запеканка
-
ГИБДД флешмоб
-
Шөгердә балалар өчен матур бәйрәм узды (фотолар)
2 июнь көнне Шөгер авылы Мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм бик матур узды. Авылыбызның яшь талантлары башкаруында яңгыраган җырлар, дәртле биюләр көчле алкышларга кумелде.Балалар күңелле уеннарда бик теләп, шатланып катнаштылар, дип яза шөгерлеләр ВКонтактедагы страничкаларында. фотолар Шөгер авылының ВКотактедагы страничкасыннан алынды
-
Лениногорскилылар, иртәгә көчле яшенле яңгыр, боз явуы көтелә
Татарстан Республикасы буенча иртәгә, 4 июньдә, республиканың көнчыгышында урыны белән төнлә һәм көндез - төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр, кайбер урыннарда секундына 23 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Республиканың кайбер районнарында көчле яшенле яңгыр, боз явуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. http://tatar-inform.tatar
-
Лениногорск "Айсылу" балалар театры "Алый парус" үзәгендә чыгыш ясады (фотолар)
Балаларны яклау көне уңаеннан "Ал җиллкәннәр"балалар тернәкләндерү үзәгендә 11 нче гимназиянең "Айсылу"балалар театры коллективы ике спектакль күрсәтте. Балаларга бик ошады.Каникул башлануга карамастан артистлар шатланып килделәр.Алар эле 1 нче 2 нче сыйныф укучылары гына.Театрга беренче адымнары. Зөмәрә Шәрәпова
-
Эш сәгате кыскара
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин XXI гасырда эш вакыты дүрт сәгатькә кыскартылырга тиеш дигән фикер җиткергән. - XIX гасырда кеше күпме эшләде икән, карыйк әле. Тәүлегенә 12-14-16 сәгать. Бүген XX гасырда көненә 8 сәгать стандарт булып санала. Кайбер илләрдә моннан да азрак эшлиләр, - дигән Топилин. Бу...
-
Менә нинди коляскаларда йөри Лениногорск бәбиләре (ФОТОЛАР)
Урман паркында балалар бәйрәме кысаларында Коляскалар парады да узды. Анда ун гаилә коляскаларын аерым темага багышлап, матур итеп бизәп, ясап килгән иде. Араларында ниндиләр генә юк: пират коляскасы, нефть качалкасы, паровоз, камырбатыр, кызыл шапка. Гаиләләрнең һәрберсе коляскасын тәкъдим итте. Жюри аларны бәяләп, урыннар бирде. Розалия Мостафина фотолары
-
Мәскәүдә кар яуган
Бу көннәрдә башкала регионында кискен җил һәм температураның +12 градус кына булуы көтелә. Мәскәүнең берничә районында, Мәскәү өлкәсендә юеш кар, башкаланың Павелецк вокзалы янында боз яуган. Бу хакта "Газета.ру" хәбәр итә. Синоптиклар башкала регионында алдагы көннәрдә кискен җил һәм темпуратураның +12 градус булуын фаразлый. Социаль челтәрләргә кулланучылар июнь кары һәм...
-
Балалар бәйрәм иткәндә, әти-әниләре "Заман сулышы" һәм "Лениногорские вести" газетларына язылды (ФОТОЛАР)
Урман паркында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә. "Заман сулышы" һәм "Лениногорские вести" газетларына яздыруны оештырдык. Исегезгә төшерәбез: газетларга язылу кампаниясе 20 июньдә төгәлләнә. Район газетларына язылырга өлгерегез.
-
Шәһәрнең урман паркында балалар бәйрәме гөрләде (ФОТОЛАР)
Бүген шәһәребездәге урман паркы балаларның шат авазларына күмелде, биредә балалар өчен зур бәйрәм узды. Әти-әниләре, әби-бабайлары белән балаларның кечкенәсе дә, зурсы да килгән. Урман паркында алар өчен аттракционнар эшли, шарлар, тәм-том сатыла. Бер мәйданчыкта Яшьләр эшләре, спорт идарәсе белгечләре уеннар оештырган, төрлесен уйнаттыралар. Икенче мәйданчыкта Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре...
-
Лениногорскида «Классики в российской провинции» акциясе узды (фотолар)
1 июньдә республика буенча шул исемдәге чаралар узды. Аңа үзәк китапханә дә кушылды. Китапханәгә керү урынына микрофон куелып, китапханәчеләр һәм кулланучылар җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар.
-
Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте”
"Илфак Шиһапов бу дөньядан Илсөя Бәдретдинованы кичереп китте" - бу сүзләрне «Татар-информ» хәбәрчесенә танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов әйтте. "Соңгы очрашуыбызда, 19 май көнне, без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул Илсөяне кичерүен, аңа үпкәләре калмавын әйтте. Ул аны илаһилаштырып сөйләде. "Без шушы көннәрдә очрашабыз, сөйләшәбез, аңлашабыз", - дип әйтте. Миннән...
-
МЧС: Татарстанда, көн үзәгеннән башлап, көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Татарстанда 3 июньдә 12 дән 18 сәгатькә кадәр һава торышы бозылачагын кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча бүген, 3 июньдә Татарстан республикасы территориясендә 12 дән 18 сәгатькә кадәр урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчәючән кыска...
-
"Кем кемне җиңәр?" - Илфак Шиһаповның соңгы язмаларыннан
Соңгы вакытта Фәрит белән Алия бик матур яши башладылар. Әллә 20 елдан артык «Кем кемне җиңәр?» дип астыртын алып барган сугыш икесен дә туйдырып җибәрде, әллә балаларның берәм-берәм үсеп аякка басуы үзенекен итте - тынычланды аларның тормышы. Талаш юк, кычкырыш юк, китапларда язганча, «Хәерле иртә!», «Тыныч йокы!», «Ашың тәмле булган,...