Шәһәрнең урман паркында балалар бәйрәме гөрләде (ФОТОЛАР)
КӨН ТЕМАСЫ

Шәһәрнең урман паркында балалар бәйрәме гөрләде (ФОТОЛАР)

Бүген шәһәребездәге урман паркы балаларның шат авазларына күмелде, биредә балалар өчен зур бәйрәм узды. Әти-әниләре, әби-бабайлары белән балаларның кечкенәсе дә, зурсы да килгән. Урман паркында алар өчен аттракционнар эшли, шарлар, тәм-том сатыла. Бер мәйданчыкта Яшьләр эшләре, спорт идарәсе белгечләре уеннар оештырган, төрлесен уйнаттыралар. Икенче мәйданчыкта Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре...

Бүген шәһәребездәге урман паркы балаларның шат авазларына күмелде, биредә балалар өчен зур бәйрәм узды.
Әти-әниләре, әби-бабайлары белән балаларның кечкенәсе дә, зурсы да килгән. Урман паркында алар өчен аттракционнар эшли, шарлар, тәм-том сатыла.
Бер мәйданчыкта Яшьләр эшләре, спорт идарәсе белгечләре уеннар оештырган, төрлесен уйнаттыралар.
Икенче мәйданчыкта Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре матур костюмнарын киеп, балаларны мәш китерә.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов килүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Ана сертификатларын бәхетле әниләргә тапшырды. Бу көнне коляскалар парады да узды.
Шәһәребезнең балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Кич белән 16.00 сәгатьтә буяулар фестивале узачак. Дискотека да булачак. Урман паркына килегез!

балалар бәйрәме

Нет комментариев