3 август 2015 яңалыклары
-
Хөкем ителгән лениногорскилы суд залыннан качкан
Элек тә хөкем ителгән ир кеше караклык кылган өчен 1 ел да 8 айга ирегеннән хөкем ителә һәм суд залында кулга алына. Шуннан соң ул туалетка сорый һәм андагы тәрәзә аша кача. Тик аны бик тиз "эләктерәләр". Ахырдан аңлашылганча, суд приставы аны тиешенчә наручниклар белән эләктермәгән булып чыга. Качкынга яңа...
-
Лениногорскида - өч, Чаллыда алты
23-29 июльдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 23 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Аерым алганда, Чаллыда 6 очрак билгеле булган, Казан, Әлмәт, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында - 3 әр очрак, ТР Буа районында - 2, Бөгелмә, Баулы, Чистай районнарында...
-
Бер лениногорскилы исерек килеш руль артына утырып тагын тотылган
Юл хәрәкәте инспекторлары 211440 санлы "Лада" машинасы йөртүчесен тоткарлаганнар. Аның авызыннан ис килгән, сөйләшүенең дә рәте булмаган. Моңа кадәр инде исерек халәттә очрап, халык судьясы аңа 30 мең штраф салып 18 айга машинада йөрү хокукыннан мүхрүм иткән булган. Тик бу иптәш С. өчен сабак булмаган һәм ул кабат шул ук...
-
Лениногорскилылар кафеда сугышкан
Хастахәнәнең кабул итү бүлегенә баш сөяге яраланган, чигә ияге сынган һәм колак пардәсе өзелгән кешене китерәләр. Яраларны ир-егет М. белән шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклау вакытында, бәхәскә килеп, башы белән бик нык асфальтка килеп төшү нәтиҗәсендә ала. Бу ямьсез хәл шәһәребездә урнашкан кафеларның берсендә була. Исәнлеккә нык зарар китерүе - иптәш М.га...
-
Коррупция турында “Халык контроле” аша хәбәр ит
Билгеле булганча, шушы көннәрдә Татарстанда аеруча зур популярлык казанган "Халык контроле" сайтына үзгәрешләр кертелде. Хәзер халык порталда коррупция белән бәйле шикаятьләрен дә калдыра ала... Хәтерләсәгез, "Халык контроле" порталында әлеге категорияне барлыкка китерү турындагы сөйләшүләр күптән бара иде инде. Ник дигәндә, портал халык һәм хакимият арасында ышанычлы күпер булдырырга ярдәм итте....
-
Ләйсән Фарукшинадан “Фриттата по-испанский” рецепты
Кирәк булачак: Бәрәңге - 3 данә Суган - 1 данә Болгар борычы - 1 данә Йомырка - 4 данә Ветчина - 100 гр. Сыр - 30 гр. Тәменчә тоз, борыч Әзерләү: Суганны түгәрәкләп турарга һәм көнбагыш маенда кыздырырга. Борычны шакмаклап турарга, суган янына кушарга һәм 5 минут томалап пешерергә. Бәрәңгене...
-
Илсөя Бәдретдиновадан тормыш кыйпылчыклары
Әллә ничек башланды бүген көн. Таңнан начар төш күреп уяндым. Чәй куярга идем, су беткән. Киендем дә эшләр белән чыгып чаптым, шактый баргач, телефонны өйдә онытып калдырганлыгым ачыкланды. Әй Аллам, нәрсә соң инде бу?! Кире кайтырга ярамый миңа - юлым уңмый. Кайтмый да булмый, чөнки бөтен эш шул телефон белән...
-
Лениногорскилы Хәлиловлар гаиләсе өчен тавыш бирик
"Минем яраткан илем" балалар иҗат бәйгесе старт башланды. Анда Лениногорск районы Ивановка авылыннан Гөлфия Хәлилова гаиләсе дә катнаша. Хәзергә башкалардан бик күпкә алда баралар, әйдәгез, тавыш бирик. Җиңүчеләр 30 августта билгеләнә Тавыш бирү шартлары: - вступить в группу "Нечкэбил"; - зайти в фотоальбом "Моя любимая Родина"; - поставить лайк; -...
-
Безнең район фермеры грант отты
Крестьян (фермер) хуҗалыклары проектлары өчен бирелә торган грантны безнең район фермеры да отты. Узган атнада Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгында "2015-2017 елларда Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча грантлар бирү өчен проектларны сайлап алуның конкурс комиссиясе утырышы узды. Республиканың 21 районыннан конкурска кертелгән 54 крестьян (фермер) хуҗалыгының 34е грант...
-
“Мобильный банк” хезмәтеннән сак булыгыз. Алдау очраклары ешайды
Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә "Мобильный банк" хезмәтеннән файдаланучылар зыян күрә. Мәсәлән, 33 яшьлек ир-ат 115 мең сум акчасыннан "колак кага". Акчаларын кайтарып була булуын, ләкин вакыт кирәк. Ничек килеп чыккан соң бу, дип сорау туарга мөмкин. Хәзер күп кеше пластик картасына күпме акча күчүе турында белер өчен "Мобильный банк"...
-
Бер ир-атны ерткычларча үтергәннәр
30 июльдә Түбән Мактама бистәсенең Буденный урамындагы 11 нче йортында бер ир-ат мәете табыла. Аның гәүдәсендә кискәләгән һәм пычак белән кадаган эзләр күп була. Әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше тоткарланган инде: ул зыян күрүченең танышы, Түбән Мактама кешесе булып чыга. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә "Әлмәт атңнары"...
-
Лениногорскилыларны бу атнада нинди һава торышы көтә?
Лениногорскида бүген, 3 август көнне аяз көн. Температура көндез +21 градус булса, төндә +15 градус. 4 август көнне аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +20, төнлә +14 градуска кадәр булачак. 5 август көнне болытлы көн, яңгыр явачак. Температура көндез +17, төнлә +14 градус.
-
Хәерле иртә, дуслар! Бары тик уңышлы көннәр генә телибез сезгә бу атнада!!!
-
Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре башлана (график)
Дата и место проведения "Праздника двора - 2015" 1. Праздник двора в ТОС №13 (5.08.2015, 17.30) - Детский парк «Нефтяник» 2. Праздник двора в ТОС №4 (6.08.2015, 17.30) - Куйбышева, д.33 3. Праздник двора в ТОС №3 (7.08.2015, 17.30) - Широкая, д.36А 4. Праздник двора в ТОС №7 (10.08.2015, 17.30)...