Татарстан синоптиклары 3 августта һава шартлары бозылачагы турында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә, көчәючән җил, яшенле яңгыр көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары 3 августта кичен һава шартлары бозылачагы турында кисәтә.
Татарстан синоптиклары фаразы буенча, республика территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә, көчәючән җил, яшенле яңгыр көтелә.
http://tatar-inform.tatar/