3 август 2017 яңалыклары
-
Татарстанда 13 яшьлек бала кунакка кайткан җирдә фаҗигагә тарып һәлак булган
МЧС хәбәр итүенчә, фаҗига Татарстанның Лаеш районында килеп чыга. Казаннан каникулга кунакка кайткан 13 яшьлек кыз иптәшенең күз алдында суга батып үлә. Беренчел мәгълүмат буенча, ике иптәш кыз авылдан ерак булмаган ясалма сулыкка коенырга дип килә. Күпмедер вакыттан соң беренчесенең күз алдында иптәше су төбенә китә. Якын-тирәдә олы кешеләр булмау...
-
Районда чокырдан үле ир-ат гәүдәсе табылган
Яңа Иштирәк авылыннан ерак түгел бер чокырдан гәүдәсе янган ир-ат табыла. Аның янында яна торган сыеклык салынган шешәләр дә була. Беренчел мәгълүматларга караганда, ир-ат Яңа Иштирәкнеке, 57 яшьлек, 2нче группа инвалид булган, дигән фараз да бар. Аның гәүдәсенә 31 июль көнне көтүчеләр юлыга. Гәүдәне ярып караганнан соң, пешү шокы нәтиҗәсендә...
-
Ял иткән өчен салым түли башлыйбыз
Ял итәргә барган өчен курорт салымы түләргә туры киләчәге турында күп сөйләнде. Салымның күләме дә халыкта кызыксыну уятты. Бәлки бу чираттагы имеш-мимеш кенәдер дип уйлаучылар да булды. Россия Президенты Владимир Путин бу законга кул куйганнан соң, күп нәрсәгә ачыклык керде кебек. 2018 елның 1 маеннан Кырым, Алтай, Краснодар, Ставрополь краенда...
-
Мәскәүдән -- телеграмма
Президенту Республики Татарстан Р.Н.МИННИХАНОВУ Делегатам и гостям VI cъезда Всемирного конгресса татар Уважаемые друзья! Приветствую вас по случаю открытия в Казани VI съезда Всемирного конгресса татар. Считаю ваш форум, собравший участников из разных регионов России и ряда зарубежных стран - большим, общественно значимым событием. Многообразие религий, культур, традиций по праву...
-
Дөньяның танылган татар рәссамнары иҗаты татар конгрессы съездында тәкъдим ителде
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышы дөньяның күренекле татар рәссамнары күргәзмәсен ачу белән башланды. Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры фойесында Үзбәкстаннан Таир Шәрипов, Франциядән Ринат Акимов, Казахстаннан танылган "Сөембикә ханбикә" портретын иҗат иткән Камил Муллашев, Россиянең Санкт-Петербург шәһәреннән Елена Сайитбагина, Татарстаннан Анастасия Шамова хезмәтләре...
-
Районда уракка төштеләр
Район игенчеләре уракка кереште: беренчеләрдән булып, "Лениногорская агрофирмасы" хезмәтчәннәре теземнәргә сала башлады. 3 август көненә арыш белән арпа культурасын 500 гектарда чабып, теземгә салынды. Башка хуҗалыклар да шушы көннәрдә урып-җыюга керешәчәк.
-
Көннең икенче яртысында һава торышының бозылуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көннең икенче яртысында республикада һава торышы бозылырга мөмкин. Көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-20 метрга җитеп, кыска вакытка көчәюе фаразлана. Көндезге максималь һава температурасы бүген +25..+30 градус булачак. http://tatar-inform.tatar
-
Лениногорск хуҗабикәләренә: “ТОМАТЛЫ КЫЯРЛАР“ рецепты
5 кило кыяр, 2 кило помидор, 250 грамм сарымсак, 250 грамм көнбагыш мае, 250 грамм шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы 70 процентлы уксус кирәк. Помидорларны иттарткычтан чыгарабыз, шуңа көнбагыш мае, шикәр комы, тоз салып 10 минут кайнатабыз. Шушы массага аз-азлап боҗралап туралган кыярларны өстибез. Шушы массаны...
-
Татар теле башка фәннәре үзләштерүгә комачауламый – Самараның "Яктылык" мәктәбе директоры
Самара шәһәре "Яктылык" татар мәктәбендә теләге булган барлык кешене кабул итү өчен урын җитми. Әлеге проблеманы кичә, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы" секция утырышында мәктәп директоры Радик Газизов күтәрде. "Самара шәһәрендә менә инде 20 ел "Яктылык" татар мәктәбе эшләп килә....
-
Роспотребнадзор яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлауда киңәшләрен җиткерә
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте тарафыннан 2017 елның беренче ярты елында яшелчә продукциясенә 33 мең тикшерү үткәрелгән, шуларның 0,7 процентында нитратларның тиешле дәрәҗәдә артык булуы ачыкланган. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә, дип яза "Известия". Шул уңайдан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге...
-
Лениногорскида 3-9 август аралыгында күрсәтеләчәк фильмнар афишасы
-
Лениногорскилылар, дару үләннәрен августта да җыярга ярый
Питрауга кадәр үлән шифасы - чәчәктә, аннан соң - тамырда. Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр - 2-12 август, ә дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы. - Питраудан соң дару үләннәре җыймыйлар дигән сүз дөрес түгел, - ди Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе,...
-
Лениногорскида Ишегалды бәйрәмнәре башлана
Шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелгән Ишегалды бәйрәмнәре быел микрорайоннарда 7-23 август аралыгында узачак. Анда концерт, актив гражданнарны бүләкләү, күңел ачу чаралары, балалар өчен түләүсез батут, уеннар, конкурслар каралган. Бәйрәмдә җирле администрация, шәһәрнең социаль һәм коммуналь хезмәтләре вәкилләре катнашачак. Микрорайонда яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларын бирә алачак. Беренче бәйрәмне 11нче ТОСС 7 август...
-
Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган
Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхигә Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелми калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов хәбәр итте. "Тәтешледә реконструкциядән соң ЗАГС һәм мәдәният сараенда, октябрь аена кадәр, Хәния Фәрхи белән сөйләшеп, Әнгам Атнабаев исемендәге премияне тапшырырга...
-
Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысаларында чаралар уза. Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына "түгәрәк өстәл" форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр...