3 август 2018 яңалыклары
-
Урмышлы егетләре булдыра
Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә. Өч айлык каникулның икесе узып, соңгы ае гына калуы турында әйтүем. Әлеге каникул балалар өчен иң күңеллесе, иң яратканыдыр, мөгаен.
-
Без ничек көтү көттек?
Авылга кунакка кайткан сеңелем белән клубтан таң атканда гына кайтып яткан гына идек: безне көтүгә уяттылар.
-
ҮСЕМЛЕК МАЕ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Үсемлек маен якты урында сакламагыз. Чистартылмаган майның төсе үзгәрә, әче тәм керә.
-
Чистайда ир-ат хатыны күз алдында янып үлгән
Чистайда өлкән яшьтәге ир-ат хатыны күз алдында янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Лениногорскиның Чияле Тау авылында авылдашлар очрашты
Чияле Тау авылында 1925-1926 елларда тормыш башлана. Анда Яңа Иштирәк авылыннан кешеләр күченеп килә. Ул елларда тауларда һәм урманнарда бик күп чия агачлары үскән һәм авыл исемен Чияле Тау дип кушканнар.
-
Лениногорскилыларны «Шәһәрнең мәдәни мохите» проектында катнашырга чакыралар (ПРОГРАММАСЫ)
4 августта сезне “Шәһәрнең мәдәни мохите” проектында катнашырга чакыралар.
-
Россиядә яңа юл билгеләре барлыкка килә
Россия хакимияте яңа юл билгеләрен кулланылышка кертергә җыена.
-
Бу кыз Гиннесс рекордын узып киткән — 12 яшьтә аның буе 189 сантиметр
Англиядә яшәүче 12 яшьлек кыз дөньядагы иң озын кыз булып исәпләнә. Софи Холлинсның буе 189 см. Өендә ул түшәмгә кадәр җитә, ә мәктәптә классташларыннан ике башка биегрәк.
-
Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?
Балаларның җәйге ялы әкренләп ахырына якынлаша. Алда — яңа уку елы. Бүгенге көндә ата-аналар балаларына кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары хәстәрләп йөриләр. Удмуртстат мәктәпкә йөрүче балалар өчен кирәк-яракларның исемлеген төзегән һәм аларның уртача ничә сумга төшүен исәпләп чыгарган.
-
Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы вәкиле Арчада булып кайтты ( ФОТОлар)
Шәһәрдәшебез Лилия Харисова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының “Арча төбәгеннән язучылар әсәрләрендә чагылдырган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә куланылышы” исемле күчмә утырышта катнашып кайтты.
-
Лениногорскида көчле җил һәм яшен көтелә
Синоптиклар фаразы
-
Лениногорскилылар, көлеп, ял итеп алыгыз!
Мәзәкләр
-
Шоколадлы чия кайнатмасы
Кирәкле кушылмалар:
-
КЕМНЕҢ АВТОЯГУЛЫГЫ ОЧСЫЗРАК?
Кайсы илдә иң очсыз машина ягулыгы сатыла? Аналитиклар тикшерү үткәргәннән соң “Венесуэлада” дип җавап биргән. Биредә бензинның бер галлоны – 3,8 литр дигән сүз – 0,01 доллардан азрак тора. Икенче урында Иран – бер галлон бензин 1,07 доллар. Өченчедә Кувейт – монда шул ук күләмдәге ягулыкны 1,31 долларга сатып алалар.
-
Лениногорскида урам киносы фестивале үтте
1 августта Лениногорскида урам киносы фестивале үтте. Анда ачык һавада конкурс программасын күрсәттеләр. Әлеге чараны Мәдәният сарае һәм кино-видео күрсәтү бүлеге оештырды.