3 август 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, чәегез ялган булмасын
Гадәттә сау-сәламәт кеше организмы өчен һәр килограмм авырлыгы исәбеннән көненә 30 миллилитр чамасы су таләп ителә, дип язалар, сөйлиләр. Ягъни җитмеш килограмм авырлыктагы кеше тәүлегенә 10 стаканнан аз гына күбрәк су эчәргә тиеш, дигән сүз. Әлбәттә, спорт белән шөгыльләнүче яки эссе цехта эшләүче кешегә күбрәк тә эчәргә кирәк була.
-
Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәртергә мөмкиннәр
Әгәр үзгәрешләрне хупласалар, «теория»не тапшырганнан соң «права»га укучы кеше алга таба сынауларны дәвам итү өчен мегаполис урамнарына чыгачак.
-
Лениногорскида кинотеатрда нинди фильмнар карарга була
2-8 август көннәренә афиша
-
Тәрәзәгә «Аллаһ сакласын!» дип яздырткан идем, сакламады [гыйбрәт өчен]
Машиналарның тәрәзәләрендә, гарәп хәрефләренә охшатып, «Аллаһ сакласын!» дип язылган сүзләр балкый. Машина хуҗалары боларны хәвеф-хәтәр килмәсен дип элә. Биш елга якын машина йөртүче Харис зарлана: «Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, күптән түгел дустым белән чәкештем! Маңгайга-маңгай. Машина жәл. Югыйсә тәрәзәгә «Аллаһ сакласын!» дип тә яздырткан идем, ә бит сакламады».
-
Лениногорскида бүген эссе һава торышы көтелә
Бүген Татарстан һәм аның башкаласында +30 градуска кадәр эссе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
Җомга иртәсе мөбарәк булсын, лениногорскилылар
Хәерле көннәр!