3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Бәйгебездә яңа катнашучы: Чирмешәннән Айгөл Галимова
- Бу фотода минем әни Гөлфия Газизова hәм мин Айгөл Галимова кызым Сәмирә белән. Без Чирмешәндә яшибез, - язып җибәргән Айгөл. Лениногорскилылар, сездән дә активлык көтеп калабыз! Фотоларыгызны zaman5@yandex.ru почтасына, Вконтактедагы страничкага юллагыз.
-
Халыклар бердәмлеге көнендә буран чыгачак
Татарстанда 3 ноябрьдә кич һәм төнлә белән, шулай ук 4 ноябрьдә көндез кар явачак, дип фаразлый синоптиклар. Татарстанда 3 ноябрьдә кич һәм төнлә белән, шулай ук 4 ноябрьдә көндез кар явачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Синоптиклар Татарстанда буран котырачагын да хәбәр итә, андый вакытта күз күреме 1 мең...
-
Лениногорскилылар, бәйрәм концертына килегез
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көнне сәгать 11 дә Мәдәният сарае каршында бәйрәм концерты узачак. Килми калмагыз!
-
Бәйгебезгә Зәй-Каратайдан Динә һәм Рифат Нуртдиновлар кушылды.
Зәй-Каратайдан Динә һәм Рифат Нуртдиновлар әниләре Диана белән төшкән фотолары белән кушылды. - Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! - дип яза алар.
-
Районыбызның "Сатурн-Урал" хуҗалыгында булдыра торган халык эшли
"Сатурн-Урал"га барган саен яңалыкка тап буласың. Әле җәй аенда республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында ашлык киптерү комплексын эшләтеп җибәргәннәр иде. Менә бу юлы баргач, селекция һәм орлыкчылык белгечләренең милли союзына керү өчен аттестация үткәннәрен белдем. Әлеге гамәл хуҗалыкка орлык җитештереп, үз бәясеннән ике мәртәбә...
-
Укучыбыз Лия Гарифуллинадан шигырь
Ана киңәше Язмыш ничек кенә сынаса да, Бирешмә, син, балам, сыгылма. Төрле чаклар булыр, тормыш бит бу, Арыдым бит мин диеп егылма.. Югалып калма син, әгәр каршыңда Купса зилзилә, киртәләр торса да. Мин көчеңә синең ышанам, Җиңеп чыгарсың син барысын да. Котырса да күңлеңдә буран, Сабыр бул син, кызым, сиздермә....
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее үткәргән бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды (фото)
Туган якны өйрәнү музее үткәргән рәсем бәгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Беренче урын Ксения Бажанова (6 мәктәп, 4"В"кл.) белән Ләйсән Маликовага (8 мәктәп, 1 "А" кл) бирелде. Шулай ук призлы урыннарга Аделина Хәсәнова, Полина Реуцкая һәм Алиса Чернышева ия булды. Җиңүчеләре бүләкләү өчен музейга чакырачаклар.
-
Түбән Камада «ТАИФ-НК» заводында янгын чыккан (видео)
Кичә көндез «ТАИФ-НК» заводында шартлау булды, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары. Һәлакәт урынына барлык махсус хезмәтләр килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә экстрен хезмәтләр чакыру фактын расладылар. Әлеге хәлне күрүчеләр сөйләвенчә, башта шартлау тавышы ишетелгән, аннан янгын башланган. http://tatar-inform.tatar/
-
Лениногорскида 1 нче ТОС "Яхшылык эшлә" акциясе үткәрде
«Яхшылык эшлә» акциясе кысаларында 1нче ТОС күп балалы Крыловлар гаиләсенә хәйрия ярдәме күрсәтте. ТОС рәисе Ринат Миннегаләмов балаларга җылы куртка һәм аяк киемнәре бүләк итте. Балаларның куанычының чиге юк иде. Алар шатлана-шатлана киемнәрен киеп карады, рәхмәт әйттеләр.
-
Көн фотосы
Их, дусларым, килегез! Үрдәкләрне күрегез.
-
Татарстанда укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучы хатын-кызны 6 елга ирегеннән мәхрүм итәләр
Әлмәт мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы 24 яшьлек туташка карата җинаять эше ачылган иде. Ул 2016 елның июненнән бирле 15 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттагы якынлык кылганнан соң, укучы кызның хәле начараеп, хастаханәгә эләккәч тикшерү эшләре башланган иде. Шулай итеп, укытучы Россия Җинаять кодексының 134...
-
Конкурска Түбән Чыршылы кызы Лия Гарифуллина кушылды
Мин Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы.Хәзерге вакытта Казан Федераль университетының Алабуга институтында 2 курста белем алам. Әниемнең исеме Раушания. Бик йомшак күңелле, сабырлыгына таң калырлык олы йөрәкле кеше ул минем әнием. Кулыннан гөлләр тама. Әниемә рәхмәтем чиксез, - дип язып җибәргән Лия
-
Лениногорскида бүген нинди һава торышы көтелә
3 ноябрьдә республикада 15-17 м/с тизлектә көньяк-көнчыгыштан җил көтелә. Татарстан Гидрометүзәге иртәгә һава торышы фаразлауларын белдерә: төнлә һәм иртән республика территориясендә томан төшәчәк. 3 ноябрьдә кич, 4 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, шул вакытта күз күреме 1000 м һәм аннан да азрак булырга мөмкин,...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!