Татарстанда укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучы хатын-кызны 6 елга ирегеннән мәхрүм итәләр
Әлмәт мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы 24 яшьлек туташка карата җинаять эше ачылган иде. Ул 2016 елның июненнән бирле 15 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттагы якынлык кылганнан соң, укучы кызның хәле начараеп, хастаханәгә эләккәч тикшерү эшләре башланган иде. Шулай итеп, укытучы Россия Җинаять кодексының 134...
Әлмәт мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы 24 яшьлек туташка карата җинаять эше ачылган иде.
Ул 2016 елның июненнән бирле 15 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттагы якынлык кылганнан соң, укучы кызның хәле начараеп, хастаханәгә эләккәч тикшерү эшләре башланган иде.
Шулай итеп, укытучы Россия Җинаять кодексының 134 нче маддәсенең 2 нче бүлеге буенча гаепләнә, аңа 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев