4 гыйнвар-10 гыйнвар атнасына йолдызнамә
Кучкар
Сезгә якын киләчәк турында уйланырга кирәк, бу вакытта чынга ашмас яки бер мизгеллек хыялларны читкә этәрү сорала. Атна уртасында сез зур активлык күрсәтәчәксез, ләкин күңелсезлекләргә дә әзер булыгыз, чөнки яңа танышыгыз сезне уңайсыз хәлгә куярга мөмкин. Шимбә атнаның иң уңышлы көне булачак, күптән уйлаган эшләрне тормышка ашыра алырсыз.