Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

4 гыйнвар-10 гыйнвар атнасына йолдызнамә

Кучкар Сезгә якын киләчәк турында уйланырга кирәк, бу вакытта чынга ашмас яки бер мизгеллек хыялларны читкә этәрү сорала. Атна уртасында сез зур активлык күрсәтәчәксез, ләкин күңелсезлекләргә дә әзер булыгыз, чөнки яңа танышыгыз сезне уңайсыз хәлгә куярга мөмкин. Шимбә атнаның иң уңышлы көне булачак, күптән уйлаган эшләрне тормышка ашыра алырсыз.


Үгезбозау
Бу атнада бик күп кичектергесез эшләр килеп чыгуы бар, шуңа күрә түземлек сезгә бик тә кирәк булыр. Шулай ук туганнар, якын кешеләрегезнең хәлен белешеп, кунакка барып кайту да артык булмас. Атна ахырларына таба кәефегезне төшерерлек вакыйгалар булуы мөмкин, ләкин эмоцияләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз.

Игезәкләр
Уңай нәтиҗәгә ирешүгә инде өмет тә калмаган мизгелдә сезнең хыяллар тормышка ашарга мөмкин. Бәхетле булу өчен сезнең бөтен нәрсәгез дә җитәрлек булуын аңларсыз. Атна буе сезгә уңыш юлдаш булачак. Ял һәм күңел ачарга да вакытыгызны кызганмагыз, бу атна аларга бай булырга тиеш.

Кысла
Якын-тирәгездә булган кешеләргә игътибарлырак булыгыз, тиздән яшерен дошманыгызны ачыклый алырсыз. Аның кем булуын белә торып, каршы тору җиңелрәк. Атна уртасы шактый киеренке булса да, эшнең нәтиҗәсе өметләрне аклыйчак. Бу атнада кичләрне күбрәк гаилә әгъзалары янында үткәрергә киңәш ителә.

Арыслан
Сезнең уңышка ирешүегез турыдан-туры эшләрегездә һәм көнкүрештә тәртип булдыруыгыздан торачак. Оешканлык та биредә зур әһәмияткә ия булыр. Җыелып килгән төеннәрне ниһаять чишеп, күптәнге баткаклыктан чыга алырсыз. Ял көннәрен максималь рәвештә шәхси тормышыгызны җайлауга юнәлтегез.

Кыз
Кешеләр һәм төрле ситуацияләр арасында зирәк кенә боргаланып, сез бик күп нәрсәләргә ирешәчәксез. Сезне туры юлдан тайпылуга китерүче кызыктыргыч нәрсәләрдән сакланыгыз. Пәнҗешәмбе көнне кайбер проблемаларны хәл итәргә туры килер. Ялларда дәлилләргә нигезләнеп, гаиләгез алдында үз карашларыгызны якларга кирәк булачак.

Үлчәү
Бу атнада сезнең иҗади планнарыгыз тирә-яктагылар тарафыннан хуплау алачак. Якын кешегез сезне сөендерәчәк – аннан бик күңелле тәкъдим алачаксыз, каршы килмәгез. Атна уртасында кайбер мәшәкатьләр килеп туарга мөмкин, ләкин алар тиз үтеп китәчәк. Ял көннәрендә вакытны бик күңелле үткәрә алырсыз.
Чаян
Башыгызны һәм шәхси мөнәсәбәтләрне тәртипкә китерү комачауламас. Эмоциональ тигезлекне сакларга, яраткан кешегезне яхшы бүләк белән сөендерергә киңәш ителә. Сезнең карьера буенча өскә күтәрелү мөмкинлеге туачак. Ләкин мәхәббәт сезне илһамландыра, яңа үрләргә этәрә, шуны онытмагыз. Ялларда икәүдән икәү генә берәр җиргә барып ял итегез.

Укчы
Атнаның беренче яртысы тыныч, хәтта күңелсез булып тоелырга мөмкин. Вакытның күп өлешен финанс сораулары алырга мөмкин, аерым алганда, кредит белән бәйле мәсьәләләр. Бу атнада сезне көтеп торган очрашулар үтә дә әһәмиятле булырга тора. Сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачылуы ихтимал. Ләкин ял итәргә кирәклеген дә оныта күрмәгез.

Кәҗәмөгез
Яхшылыктан яхшылык эзләмиләр, сезне дөрес юлдан чыгарырга теләүчеләрдән сакланыгыз. Моңарчы кылган хаталарны кабат ясаудан куркырга кирәк. Яраткан кешегезне көнләмәгез, аңа ышанырга өйрәнегез. Атнаның икенче яртысында үзегезне иҗатка багышлагыз. Балаларга сезнең ярдәм кирәк булуы ихтимал.

Сукояр
Бу атнада сездән артык көч, киеренкелек таләп ителмичәк. Шуңа күрә күбрәк вакытны өйдә уздырырга тырышыгыз. Яраткан кешеләрегезнең сезгә тугры булуына инана алырсыз. Атна уртасында планнарның кинәт үзгәрүе мөмкин, ләкин барысы да яхшыга гына булачак. Истә тотыгыз: сезнең күңел халәте башкаларның кәефенә дә йогынты ясаячак.

Балык
Бу атнада без берьюлы карьера, социаль статусыгыз һәм гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу турында уйланачаксыз. Яңа файдалы элемтәләр урнаштыра аласыз, ләкин элеккеге дусларны онытмагыз. Пәнҗешәмбе сезне башта куркыта алырлык, ләкин нәтиҗәдә үзгәрешләргә илһамландырачак вакыйгалар көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев