4 февраль 2018 яңалыклары
-
Ташламалардан файдаланучы лениногорскилыларга айлык түләүләр артты
1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнде. Лениногорск шәһшре һәм районы буенча әлеге түләүне 6 442 федераль ташламадан файдаланучы алачак. Алар арасында инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, радиациягә дучар ителгән гражданнар бар. Моннан тыш, айлык акчалата түләүләр составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы да 2,5 процентка индексацияләнәчәк. Февральдән аның...
-
Лениногорск хуҗабикәләре, французча кер юып карыйк әле
Ак төстәге эчке кием-салым бик матур, нәзафәтле, әмма аның бер кимчелеге бар - тиз пычрана. Ә аларны еш юу сәбәпле, кием үзенең аклыгын-пакьлеген югалта бара. Ак төстәге киемдәге тапларны бетерү аерым проблемага әйләнә. Әмма алардан баш тартасы килми бит. Нишләргә соң бу очракта? Менә хәзер сезгә ак керләрне француз ысулы...
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Бүген һәм иртәгә республика территориясендә көчле җил, явым-төшемнәр, буран, томан һәм бозлавык көтелә. (Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның гидрометоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә көндез республикада һава шартларының кисәк начарлануы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте. 4...
-
Февраль аена бакчачы киңәшләре
Кыш әле үз роленә керә генә башлады кебек: ниһаять, җиребезне ак карлар каплады, көннәр салкын тора. Ләкин, ни генә дисәң дә, февраль - кышның соңгы ае. Кояш торган саен ешрак елмая, аның кызулыгы да сиздергәләп куя һәм бакчачы... инде төшләрендә язны, бакча эшләренең башлануын күрә башлады. Февраль аенда мөһим эшләр...
-
Кайсы районда онкология белән авыручылар саны күп?
Татарстанда онкологик авыруларның күбесе Азнакай районында булуы ачыкланган. Табиблар исәпләп чыгарганча, Татарстанда онкологик авыруларның күбесе Азнакай районында яши - 100 мең кешегә 530 очрак. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин шул хакта хәбәр итте. «Без районның географик яктан урнашуына карап фикер йөртә алмыйбыз....
-
Татарстан синоптиклары бозлы яңгыр, буран һәм көчле җил турында кисәтә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе игълан итте. Республика территориясендә һава торышы бозылу 4 февраль көнне кич, 5 февральдә төнлә һәм көндез күзәтеләчәк. Актив фронталь чикләр керү сәбәпле, көчле кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр яву көтелә. Урыны белән бозлавык...
-
Дәүләт Думасы бала тәрбияләү ялын озайтырга һәм аны хезмәт стажына кертергә тәкъдим итә
Әлегә 1,5 ел бала тәрбияләү вакыты гына ана кешенең хезмәт стажына кертелә. "Гадел Россия" партиясе депутатлары бала тәрбияләү ялын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткәннәр. Бу вакыт, пенсия билгеләү өчен, хезмәт стажы булып саналырга тиеш. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта федераль ММЧ хәбәр итә, дип яза...
-
Шоколадлы пирожный рецепты
Кирәк булачак: 1 ст. шикәр комы, 1 ст. он, 1 ст. сөт, 0,5 ст. көнбагыш мае, 2 йомырка, 5 аш кашыгы какао-порошок, ванилин, 1 бал кашыгы разрыхлитель. Пешерү тәртибе: Шикәр комын, сөт, какао, көнбагыш маен бергә кушып, миксер ярдәмендә яхшылап болгатырга. Килеп чыккан массаны икегә бүлергә. Массаның бер өлешенә йомырка,...
-
2018 елдан Татарстанда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы башлана
Республика программасы кысаларында, 373 миллион сумга 130лап ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла. 2018 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында ашлык саклый торган ындыр табакларына капиталь ремонт үткәрү программасы башлана, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Республика программасы кысаларында, 373,2 миллион сумга 127 ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла. Яңа программа ашлык...
-
Бала баккан бай була
Илдә аналарга һәм балаларга түләнә торган пособиеләр артты. Русия Социаль страховкалау фондының төбәк бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, балалары булган гаиләләргә, шул исәптән бала туганда бер тапкыр бирелә торган, яшь ярымга кадәр бала тәрбияләү буенча айлык, шулай ук, балага узгач, медицина учреждениеләренә исәпкә куелганнан соң түләнә торган пособиеләр 2,5 процентка индексацияләнә. http://kiziltan.ru/
-
Татарстанда бозлы яңгыр көтелә
Татарстанда бозлы яңгыр көтелә Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24...