Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләре, французча кер юып карыйк әле

Ак төстәге эчке кием-салым бик матур, нәзафәтле, әмма аның бер кимчелеге бар - тиз пычрана. Ә аларны еш юу сәбәпле, кием үзенең аклыгын-пакьлеген югалта бара. Ак төстәге киемдәге тапларны бетерү аерым проблемага әйләнә. Әмма алардан баш тартасы килми бит. Нишләргә соң бу очракта? Менә хәзер сезгә ак керләрне француз ысулы...

Ак төстәге эчке кием-салым бик матур, нәзафәтле, әмма аның бер кимчелеге бар - тиз пычрана. Ә аларны еш юу сәбәпле, кием үзенең аклыгын-пакьлеген югалта бара. Ак төстәге киемдәге тапларны бетерү аерым проблемага әйләнә. Әмма алардан баш тартасы килми бит. Нишләргә соң бу очракта?

Менә хәзер сезгә ак керләрне француз ысулы белән юу серләренә өйрәтәбез. Аның өчен безгә ике калай савыт кирәк булачак - чиләк белән кәстрүл булса, әйбәт. Күләме буенча кәстрүл чиләктән ике мәртәбә кечерәк булырга тиеш. Кер сабын кисәгенең 1/4 өлеше, марганцовканың 5-7 кристалл бөртеге.



Эш барышы:

1. Ике савытка да 4-5 литр су салып, утка куябыз.

2. Сабынны угычтан уабыз.

3. Суга кайнау кергәч, уттан алабыз.

4. Чиләктәге суга марганцовканың кристалл бөртекләрен салып, эреп беткәнче болгатабыз. Су алсу төстә (шәмәхә төсле түгел) булырга тиеш.

5. Кәстрүлгә уылган сабынны салып, болгата-болгата, сабынны эретәбез.

6. Сабынлы эретмәне марганцовкалы суга кушабыз.

7. Шушы - барлыкка килгән су эретмэсенә 6-8 сәгатькә керләрне җебетергә салабыз.

8. Аннан соң керләрне гадәти ысул белән юабыз. Кернең ап-ак булуына исегез китәр, менә күреп торыгыз.

Шунысын да истә тотыгыз: мондый ысул белән югары температурада юарга ярамый торган керләрне генә юып була.

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7010

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев