4 июнь 2020 яңалыклары
-
2-16 июньдә кемнәргә бәхет елмаячак?
Астрологлар йолдызнамәнең дүрт билгесен бу көннәрдә зур шатлык-сөенечләр, үзгәрешләр көтүен билгели.
-
Йөкле хатын ачлык игълан иткән
Уфада йөкле хатын, шулай ук аның өлкән кызы, ике пенсионер һәм педагог өченче июнь көнне иртәнге сәгать 9да Шота Руставели урамындагы 5нче йорт янындагы 34 катлы бина төзелешенә каршы протест йөзеннән ачлык игълан итте. Бу хакта акциядә катнашучыларның берсе әйтә.
-
Татарстанда спорт заллары, бассейннар ачыла, тик чикләү чараларын үтәү шарты белән
Татарстанда 5 июньнән, спорт җиһазларын шөгыльләнүчеләр арасында социаль дистанция үтәлешен тәэмин итеп куйган шартларда, спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-үзәкләр ачыла. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шул хактагы документ ТР Хөкүмәте порталында дөнья күргән.
-
5 минут эчендә сырлы кабартмалар
Кирәк: Кефир — 1 стакан. • Тоз — 0,5 ч. л. • Шикәр комы — 0,5 ч. л. • Сода — 0,5 ч. л. • Уылган каты сыр — 1 стакан. • Уылган сосиски яки казылык — 1 стакан. • Он — 2 стакан.
-
Шәһәрдә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыралар
Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәре территориясендә Ленинград урамы, 61нче, Крупская урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан ишегалдында төзелеш эшләре бара. Төзелеш эшләре башланганчы dvor.tatar сайтында халык белән төзекләндерү проекты турында фикер алыштылар. Яшәүчеләр программаны проектлаучылар тәкъдим иткән вариантны хупладылар.
-
Урал Закиров Конституциягә төзәтмәләрне фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк, дигән фикердә
Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебез территориясендә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк. Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, К. Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы һәм Казанның мактаулы гражданины Урал Закиров шундый фикерен белдерде.
-
Иртәгәдән Татарстанда мәчетләр ачыла
5 июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлеге яңадан башлана, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр бетерелә. Кичә Татарстан Министрлар Кабинеты республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча чаралар турындагы карарга үзгәрешләр кертте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Татарстан Президентын сайлау көне 13 сентябрьдә булуы ихтимал
Закон нигезендә, Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьдә булырга тиеш. ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар сайлауларны билгеләү турында ТР Дәүләт Советы Карары проектын хуплады.
-
Коронавируслы хатынның баласы туганнан соң 3 көннән үлгән
Британиянең Бридженд шәһәрендә яшәүче коронавируслы хатынның яңа туган сабые 3 көннән соң якты дөнья белән хушлашкан. Бу хакта The Guardian хәбәр итә.