Татарстан Президентын сайлау көне 13 сентябрьдә булуы ихтимал
Закон нигезендә, Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьдә булырга тиеш. ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар сайлауларны билгеләү турында ТР Дәүләт Советы Карары проектын хуплады.
Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның сентябрендә Татарстанның хәзерге Президенты вәкаләтләренең вакыты чыга.
«Закон нигезендә, ТР дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне — сентябрьнең икенче якшәмбесе, шул вакытта әлеге органнарның вәкаләтләренең вакыты чыга», — диде парламентарий.
Хәбибуллин әйткәнчә, Татарстан Президентын сайлау республика Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. «Сайлау законнары таләпләре нигезендә, сайлауларны билгеләү турында карар тавыш бирү датасына кадәр 100 көн алдан һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Быел ул сентябрьнең икенче якшәмбесе 13енә туры килә.
Комитет парламентка ТР Дәүләт Советының «Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү турында» гы карары проекты турындагы мәсьәләне киләсе утырышка кертергә тәкъдим итте.
https://tatar-inform.tatar/news/politics/03-06-2020/tatarstan-prezidentyn-saylau-k-ne-13-sentyabrd-buluy-ihtimal-5747352
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев