4 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Уфада көчле яңгыр явып, урамнарны су баскан (ФОТОЛАР)
Уфада бик көчле яңгыр яуган, җил һәм яшен булган, шәһәр урамнарын су баскан. Машина юлларын су баскан, көчле агым хәтта бала салынган арбаны да алып киткән. Чыганак:https://kazanfirst.ru/online/434382
-
Лениногорскида узган футбол буенча республика кубогы финалының җиңүчесе билгеле булды (ФОТОЛАР)
3 сентябрьдә "Яшьлек" стадионында үтте ул. Казанның "Мирас" кызлар командасы белән Лениногорскиның "Юность" командасы уйнады. Матчның күпчелек өлеше 1:1 исәбе белән барды. Матчтан соңгы пенальти вакытында казанлыларга "бәхет" елмайды, кубокны алар яулады. Шулай итеп, республика кубогы Казанга китте.
-
Банкларның зыян күргән клиентлары өчен офис ачылды
ондның матбугат үзәге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, офисны табуы авыр түгел. Ул Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллин урамнары кисешкән урыннан ерак түгел, Һади Такташ урамы 41нче йорт адресы буенча урнашкан. Офисның беренче катында банклар банкротлыкка чыгудан зыян күргән, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы тарафыннан расланган кредиторлар таләпләре реестрына кертелгән клентлар белән эш алып...
-
Әлмәт районында юл һәлакәте
Бүген Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Кама-Исмәгыйль авылына керү юлында "дүртле" һәм "унлы" машиналары бәрелеште. Фаразларга караганда, "дүртле" шоферы ВАЗ-2110га юл бирмәгән. Өстәвенә ул исерек тә булган. Пассажир хатын-кыз белән ун яшьлек баланы ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru
-
Төркиядә ял итүгә кагылышлы сорауларыгызны "кайнар линиягә" җиткерә аласыз
Роспотребнадзорның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча бүлеге Төркиядә ял итүгә кагылышлы килешүләрне өзү буенча "кайнар линия" эшләвен хәбәр итә. Телефон: 8 (917) 224-87-94. Роспотребнадзорның консультация үзәгенә дә хәбәр итә аласыз: (843) 221 - 90 -16. Электрон мөрәҗәгать өчен: www.16.rospotrebnadzor.ru, www.rpn.tatarstan.ru.
-
Татарстанда җәйге йорт һәм ике сарайны яшен суккан, бер эскерт салам янып көлгә әверелгән
Татарстанның Чүпрәле районында яшен сугу аркасында җәйге йортка һәм ике сарайга ут капкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә Яңа Элмәле авылында торак йорт һәм каралты-куралар януы турында хәбәр килә. Гадәттән тыш булган урынга Яңа Чокалы, Зур Аксу авыллары...
-
Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга телеграмма юллады
Россия Президенты Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кадерле дуслар! Сезне зур, истәлекле вакыйга - Татарстан Республикасында Болгар ислам академиясе ачылу белән котлыйм. Әлеге әһәмиятле башлангычны гамәлгә ашыру абруйлы мөселман оешмаларының бердәмлеге, аларның җәмгыятебезнең рухи, әхлакый нигезләрен...
-
Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды
Бүген Болгар ислам академиясе укучылары студент билетлары алды. Билетларны уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм академиянең президенты Камил Исхаков тапшырды. Болгар ислам академиясенең беренче уку елында 36 студент кабул ителде. Аларның 27се магистратурага 9ы докторантурага кабул ителде. Магистрантлар 3 мең сум стипендия алачак. Яхшы укыган очракта бу сумма 10 мең...
-
Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (4 – 10 сентябрь)
КУЧКАР (21.03-20.04)лар финанс тотрыклылыгын саклап калу белән мәшгуль булыр. Үз-үзләренә ышанычлары артыр. Карьера үсеше, хезмәттәшләрегез арасында танылу һәм абруй казану ихтимал. Чыгымнардан курыкмаска киңәш ителә. Якыннарыгызны бүләкләр белән шатландырырга онытмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада ял итәргә, көч тупларга кирәк дип саный йолдызлар. Якын киләчәктә сезне зур проектлар, эшлекле очрашулар көтә....