Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (4 – 10 сентябрь)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар финанс тотрыклылыгын саклап калу белән мәшгуль булыр. Үз-үзләренә ышанычлары артыр. Карьера үсеше, хезмәттәшләрегез арасында танылу һәм абруй казану ихтимал. Чыгымнардан курыкмаска киңәш ителә. Якыннарыгызны бүләкләр белән шатландырырга онытмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада ял итәргә, көч тупларга кирәк дип саный йолдызлар. Якын киләчәктә сезне зур проектлар, эшлекле очрашулар көтә....

КУЧКАР (21.03-20.04)лар финанс тотрыклылыгын саклап калу белән мәшгуль булыр. Үз-үзләренә ышанычлары артыр. Карьера үсеше, хезмәттәшләрегез арасында танылу һәм абруй казану ихтимал. Чыгымнардан курыкмаска киңәш ителә. Якыннарыгызны бүләкләр белән шатландырырга онытмагыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада ял итәргә, көч тупларга кирәк дип саный йолдызлар. Якын киләчәктә сезне зур проектлар, эшлекле очрашулар көтә. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, начар гадәтләрдән баш тартырга вакыт. Дөрес туклану, ачык һавада йөрү иммунитетны ныгыта,шуны истән чыгармагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр атнаны матди хәлне яхшыртырга тырышып үткәрер. Әмма йолдызлар бу юлы сезнең якта түгел, бераз көтәргә туры килер. Шуңа күрә акчагызны юк-барга сарыф итмәскә киңәш ителә. Күптәнге танышларыгыз, дусларыгыз белән очрашу ихтимал.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада яңа идея-планнар белән янар. Уңыш, һичшиксез, сезнең якта. Бары бераз тырышлык кына кирәк. Иҗади кешеләрне керем көтә. Балаларыгызның ялын кызыклы һәм файдалы үткәрергә тырышыгыз. Якыннарыгызга сезнең игътибар җитеп бетми, җылы карашыгызны кызганмагыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар атна буе сүлпән булып, башлаган эшләрен ахырына җиткерә алмый интегер. Яшәү дәрте сүнү, арыганлык сулыш-тын юллары авыруына китерергә мөмкин. Баллы ашарга яратучыларга фигура бозылу куркынычы яный. Үзегезне кулга алып, спорт белән шөгыльләнергә һәм дөрес тукланырга вакыт.
КЫЗ (23.08-22.09)лар өчен атна аеруча уңышлы булыр. Гаиләдә тынычлык һәм гармония хөкем сөрер. Үзегездә энергия, көч артуын тоярсыз. Инвестиция һәм үз эшеңне ачу яки йорт-җир сатып алу өчен уңай вакыт. Кеше сүзенә ышанмаска киңәш итә йолдызлар. Сезне алдаулары мөмкин, игътибарлы булыгыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада күп белергә теләр, кызыксынучан булыр. Әмма бу матди хәлне яхшыртмас. Вакытны озакка сузмый гына эшкә тотынсагыз яхшырак булыр. Сатып алуларны, сәяхәткә чыгуны кичектереп торырга туры килер. Үз-үзеңне күрсәтү өчен бик үк яхшы вакыт түгел әлегә. Сабыр булу сорала.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарга сәламәтлеккә игътибарлы булырга киңәш итә йолдызлар. Хроник авырулар кузгалуы ихтимал. Ашказаны ялкынсыну, нерв системасы бозылу, егылып имгәнү куркынычы яный. Спорт күнегүләре сәламәтлегегезне ныгытыр һәм кәефегезне күтәрер. Депрессиядән котылу өчен җиләк-җимеш ашагыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга бу атна финанс хәлне яхшырту мөмкинлеге бирә. Иҗади эзләнүләр, фәлсәфә өчен дә яхшы вакыт. Гаиләдә эш турында сүз кузгатмау урынлы булыр. Югыйсә низаг чыгуы мөмкин. Якыннарыгыз белән табигатькә чыгу гаиләдә гармония урнаштырыр. Сүзегезне үлчәп сөйләгез.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә җиң сызганып эшләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бары теләк һәм тырышлык кына кирәк. Әдәбият һәм журналистика белән кызыксынучыларны зур үрләр, яңа казанышлар, зур уңышлар көтә. Йорт тирәгезгә игътибарлы булыгыз. Караклар керүе ихтимал.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларның сәламәтлеге какшаган. Игътибарны арка, умыртка баганасы, йөрәк һәм эчәкләргә юнәлтергә киңәш итә йолдызлар. Дөрес туклану, диета саклау комачау итмәс. Кәефегезне күтәрү өчен мунча керегез, урманга барыгыз, табигать кочагына чыгыгыз. Тын юлларын дәвалау өчен гимнастика ясау кулай булыр.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнаны күңел ачып үткәрер. Тик азартлы уеннарның файдага түгел икәнен истән чыгармагыз. Акча чыгымы ихтимал. Гаилә янчыгын сак тота белүчеләргә көтелмәгән чыгымнар куркыныч тудырмый. Яңа дуслар табу, маҗаралы очрашулар өчен яхшы вакыт. Бу атнадагы романтик күрешүләр гомерлек түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев