4 октябрь 2012 яңалыклары
-
“Аулак өй”гә кил әле...
Мәдәният сараенда "Аулак өй" кичәсе үткәрелде. Аны Р.Шиһап исемендәге халык театры артисткасы, мәдәният хезмәткәре Мәдинә Сафиуллина оештырды һәм алып барды. Күңел ачарга, яшь чакларын искә төшерергә, сәләтләрен күрсәтергә зал тутырып кеше җыелган иде. "Аулак өй"не үткәрүнең төп максаты - татар телен, гореф-гадәтләрне саклау, аларны киләчәк буынга калдыру. Мондый кичәләр җыр-моң,...
-
Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее 1 миллион сумлык грант отты
Сентябрь башында "Дәрестән соң мәктәп" проекты кысаларында шәһәребезнең 12 нче лицее 1 миллион сумлык грант отты. Бу акча мәктәп инфоүзәгенә (минитипография, балалар видеостудиясе, мультимедияле остаханә, мәктәп сайты бүлеге), "Йолдызлы күк" һәм "Экологик компания" проектлары эшчәнлегенә тотылачак.
-
Сыйфаты яхшы, бәясе кулай
- "Тукаев & Ко" пекарнясында - Икмәк - тормышның нигезе. Мичтән яңа гына кызарып чыккан икмәк телеменә ни җитә?! Әмма ул тиешенчә пешергәндә генә сыйфатлы һәм тәмле килеп чыга. Бу эш барлык икмәк пешерү йортларында да йөз процентка үтәлә дип әйтеп булмый. Ә Тимәш авылындагы "Тукаев" пекарнясында пешкән күмәч һәм...
-
Укучыларның сердәшчесе ул
Шөгер мәктәбенең математика укытучысы Раушания Сәүбән кызы Мортазинаның хезмәт юлы 1980 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап килгәч башлана. 30 елдан артык ул мәктәбенә, укучыларына, фәненә тугрылык саклый. Раушания Сәүбәновна үзе җитәкләгән V "А" сыйныф укучылары өчен гади укытучы гына түгел, ул аларны яклаучы, саклаучы да, бер үк вакытта сердәшче...
-
Казаннан артист килгән
Федотовка мәктәбендә Казан артисты Солтан Шиһапов булып киткән. - Күптән түгел мәктәбебездә "Халык көйләре халык язмышын чагылдырган көзге кебек" дип аталган концерт куелды. Моңлы тавышы белән, гармун, курай кебек халык коралларында уйнаучы Солтан Шиһаповның музыкаль композицияләрен укучылар бик ошатты, - дип хәбәр итә Федотовкадан хәбәрчебез.
-
Өйләнешәбезме?
Соңгы вакытта гаилә корырга теләүчеләр саны арта башлаган. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, сентябрь аенда 81 никах рәсмиләштерелгән, ә аерылышулар саны киресенчә кимегән. Көзнең беренче аенда 37 гаилә таркалган.
-
Коммунальчылар чаң суга
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Анда күтәрелгән төп мәсьәлә - торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны кайтару иде. Ә аның суммасы шактый. Бүгенге көндә лениногорскилыларның коммунальчыларга 80 миллионга якын бурычы бар. Явыз ният белән түләмәүчеләрнең 6 процентын пенсионерлар, 19 процентын аз керемле, 32 процентын...
-
Укытучы – Китап һәрчак бергә, Пар канаты кебек бер кошның
Мин инде гомер дип аталган китапның 33 елга сузылган мәктәп дигән бүлеген тәмамладым дип уйлаган идем. Акбур, такта, укучылар белән саубуллашуның ни икәнен дистәләрчә еллар журналга билгеләр куйган, язмышын яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллим яки мөгаллимә генә белә торгандыр. Мәктәпсез дә яшәргә өйрәнгән идем. Миңа әлеге дәверне кичәргә, һичшиксез, иҗат...