Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучыларның сердәшчесе ул

Шөгер мәктәбенең математика укытучысы Раушания Сәүбән кызы Мортазинаның хезмәт юлы 1980 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап килгәч башлана. 30 елдан артык ул мәктәбенә, укучыларына, фәненә тугрылык саклый. Раушания Сәүбәновна үзе җитәкләгән V "А" сыйныф укучылары өчен гади укытучы гына түгел, ул аларны яклаучы, саклаучы да, бер үк вакытта сердәшче...

Шөгер мәктәбенең математика укытучысы Раушания Сәүбән кызы Мортазинаның хезмәт юлы 1980 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап килгәч башлана. 30 елдан артык ул мәктәбенә, укучыларына, фәненә тугрылык саклый.

Раушания Сәүбәновна үзе җитәкләгән V "А" сыйныф укучылары өчен гади укытучы гына түгел, ул аларны яклаучы, саклаучы да, бер үк вакытта сердәшче дә. Быелгы классында үзенең беренче чыгарылыш сыйныфы укучыларының балалары да бар. Менә бит, вакыт уза тора. Аларның: "Баламның сезнең сыйныфта укуына бик шатмын", дигән сүзләре Раушания ханыма тагын да тырышыбрак эшләргә көч бирә.
Күптән түгел генә миңа ул уздырган дәрестә булырга туры килде. Аның һәр минутны нәтиҗәле файдалануына, дәрес темасын һәр бала да төшенерлек итеп аңлатуына, укучылар белән яхшы мөгамәләдә булуына сокланып утырдым.
Раушания Сәүбәновна хезмәтеннән тәм таба белә. Моңа башкаларны: укучыларын, кызы Җәмилә, улы Раилне дә җәлеп итә. Балалары өчен ул гаиләдә үрнәк әни, ире Наилнең ышанычлы, тугры хатыны. Билгеле, тормышта төрле хәлләр була. Хатынының көне-төне мәктәптән кайтмый эшләвенә иренең: "Раскладушка илтеп куеп, шунда гына кунарга инде сиңа",- дигән вакытлары да була. Ләкин тора-бара укытучының шунсыз булдыра алмавын аңлый. Укучылар һәм ата-аналарының хезмәтен күреп бәяли белүләре - аның өчен зур бүләк.
Раушания Сәүбәновнаны һәм барлык укытучылар коллективын бәйрәм белән тәбрик итәм. Эшегездә уңышлар, укырга омтылучан укучыларның күбрәк булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раушания Саубанова

2
X