4 октябрь 2020 яңалыклары
-
Акчаң булса җырларга була, акча менгезә инде...
Татарстанның халык һәм атказанган артисты Гүзәл Уразова Инстаграм тасмасында олы кызы Элларига тамашачылар тарафыннан язылган усал сүзләргә каршы үз фикерен җиткерә.
-
Галимнәр коронавирусның тагын бер куркыныч нәтиҗәсен ачыклаган
АКШның Авыруларны контрольдә тоту һәм кисәтү үзәге галимнәре яңа коронавирус белән чирләгән өлкәннәрдә MIS-A ялкынсыну синдромы барлыкка килү ихтималын ачыклаган. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә дә авыр өзлегүләргә китерә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
«Зенит-Казан» Россия чемпионын җиңде һәм Суперкубокны алды
Новосибирскида Россия суперлигасының волейбол буенча чемпионатының икенче туры узды. Анда Казанның «Зенит» командасы җирле «Локомотив»ны 3:2 исәбе белән җиңде. Җиңүче Суперкубокка ия булды, ул гадәттәгечә ил чемпионы һәм Россия Кубогы иясе булды.
-
Танылган алып баручы Илфат Абдрахманов вафат
Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат. Бу турыда ТНВ каналы хәбәр итте.
-
Аля әби 80 гә җиткәндә дә җитез, өлгер, кызыксынучан: әби дип тә булмый
Бер көнне редакциябезгә кечкенә, чандыр гына буйлы бер укучыбыз килеп керде. Үзе ашыга, өйгә кайтып малларны карыйсы бар, 40лап тавыгым, 6 кәҗәм, этләрем, песиләрем бар, ди. Газетны яратып укуы, һәр санын көтеп алуы турында да әйтергә онытмады.
-
Файдалы лимон
Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы.
-
Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләре үтәлүен катгый контрольгә алырга кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коронавиурска каршы көрәш буенча барлык таләпләрен үтәүне катгый контрольгә алырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.