Галимнәр коронавирусның тагын бер куркыныч нәтиҗәсен ачыклаган
АКШның Авыруларны контрольдә тоту һәм кисәтү үзәге галимнәре яңа коронавирус белән чирләгән өлкәннәрдә MIS-A ялкынсыну синдромы барлыкка килү ихтималын ачыклаган. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә дә авыр өзлегүләргә китерә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Кискен респиратор авырулар белән чирләмәгән пациентларда йөрәк һәм ашказаны-эчәклек трактына бәйле проблемалар туган.
Белгечләр АКШ һәм Бөек Британиядә 21-50 яшьлек пациентларда теркәлгән 16 очракны тасвирлаган. Аларда аритмия булган, 12 кешенең температурасы күтәрелгән, бары тик сигезендә генә респиратор симптомнар күзәтелгән. Нәтиҗәдә, ун кеше реанимациягә эләккән, икесе вафат булган.
https://tatar-inform.tatar/news/health/04-10-2020/galimn-r-koronavirusny-tagyn-ber-kurkynych-n-ti-sen-achyklagan-5776266
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев