4 декабрь 2012 яңалыклары
-
Укучылар эшен галим бәяләде
Без, Керкәле мәктәбе укытучылары, укучыларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасына, мәгърифәтче Каюм Насыйри, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин мирасына таянабыз. Республиканың күренекле галимнәре белән даими элемтәдә булып, төрле очрашу, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрәбез. Керкәле мәктәбе галим Р.Фәхреддин мирасын өйрәнеп, аны башкаларга җиткерүдә дәвамлы эшләп, Татарстан күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылары белән дә танылды....
-
Ә сез "Заман сулышы"на язылдыгызмы әле?
Яңа 2013 елга аяк атларга, аның белән бергә көндәлек матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Без - журналистлар өчен, подписка чоры кызу урак өстен хәтерләтә дисәм, артык булмас. Тик, ни кызганыч, соңгы елларда газет-журналларга язылу кимегәннән-кими. Аның сәбәбе - көндәлек тормышыбызга Интернет, электрон китаплар килеп керүдә. Шулай...
-
Призлы урыннар – Лениногорскида
Бөгелмәдә узган акробатик келәмдә сикерү буенча төбәкара яшүсмерләр турнирында якташларыбызга тиңнәр булмады. 2000-2001 елгы беренче разрядлылар арасында Данила Савельев - I урын, Руслан Габетдинов - II урын, Иван Бостриков - III урын алды. Ә 2002-2003 елгылар арасыннан җиңүче исеменә Никита Горбунов лаек булды. II урынга Никита Кошкин, III урынга Эмиль...
-
Лениногорск моржлары – беренче
Лениногорск моржлары Әлмәт шәһәрендә узган бозлы суны үз итүчеләр ярышында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, дип хәбәр итә бәйгедә катнашкан лениногорскилы Рафаэль Әскаров. Биредә Әлмәтнең «Айсберг» клубы һәм алтмыштан күбрәк йөзүче катнашты. Безнең район данын анда өч кеше яклады. Моржлар кышкы сезонны ачып, 25 метрлы дистанциядә көч сынашты. «Лениногорскгаз» идарәсеннән килгән...
-
Авыл талантлары бергә җыелды
Шөгер-Лениногорск төбәгенең иҗат әһелләренә, күренекле галимнәренә бай икәнен беркем дә инкарь итми. Ә менә авыл яшьләре арасында шундый талантлар, моңлылар барын белми идем. Моңа Иске Шөгер Мәдәният йортында узган авыл яшьләре арасында үзешчән сәнгать смотрының гала-концертын карап кайткач инандым. Мондый төрдәге гала-концерт районда беренче тапкыр узды. Аның оештыручысы - Татарстан...