Ә сез "Заман сулышы"на язылдыгызмы әле?
Яңа 2013 елга аяк атларга, аның белән бергә көндәлек матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Без - журналистлар өчен, подписка чоры кызу урак өстен хәтерләтә дисәм, артык булмас. Тик, ни кызганыч, соңгы елларда газет-журналларга язылу кимегәннән-кими. Аның сәбәбе - көндәлек тормышыбызга Интернет, электрон китаплар килеп керүдә. Шулай...
Яңа 2013 елга аяк атларга, аның белән бергә көндәлек матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Без - журналистлар өчен, подписка чоры кызу урак өстен хәтерләтә дисәм, артык булмас.
Тик, ни кызганыч, соңгы елларда газет-журналларга язылу кимегәннән-кими. Аның сәбәбе - көндәлек тормышыбызга Интернет, электрон китаплар килеп керүдә. Шулай да, ни генә булмасын, зарыгып көтеп алган кунак кебек шәһәр һәм район яңалыклары, төрле хәбәрләр, гыйбрәтле язмышлар, шигырьләр һәм башка яңалыклар "төяп" килгән район басмасы иң үтемлеседер. Кулыңа буяу исе килеп торган газетны алып укуы үзе ни тора! Аның килгәнен, хәтта, без - редакция хезмәткәрләре дә түземсезлек белән көтеп алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев