4 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, җылырак киенегез, иртәгә суыта
Бүген төнлә 19 градус салкын, иртәгә көндез 16лар тирәсе булыр дип көтелә. Аннан сишәмбе көнне кар явачак. Әзрәк җылытачак.
-
Лениногорскида берәү кассаны ача алмагач акчалы әрҗәне күтәреп киткән
Полициянең дежур частена сыра барыннан бер кешенең акча урлап качуы турында хәбәр ителә. Бу хакта ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә хәбәр ителә. 30 яшьлек бармен хатын аларга бер яшь ир-атның янап, кассадан акча таләп итүен сөйләп бирә. Әмма бармен баш тарткач кассаны ачарга тырыша, бу нияте барып чыкмагач акча салынган әрҗәне...
-
Биатлон яратучы лениногорскилылар өчен яхшы хәбәр, безнекеләр җиңүче
Берничә минут элек биатлон буенча дөнья кубогының беренче этабы безнекеләрнең уңышы белән тәмамланды. Уфа егете Антон Бабиков җиңелмәс француз Фуркадны узып, беренче килде. Ул дүрт ату этабында бер генә тапкыр ялгышты. Старттан җиденче булып китүенә карамастан, уңыш елмайды. Ә менә Максим Цветков икенче булып килүгә иреште. Шатландырдыгыз, афәрин, егетләр!
-
Илсөянең өр-яңа клибын карагыз
Илсөя Бәдретдиновадан яңа клип! 037 кодын смс итеп 5065 номерына юллагыз, дуслар!
-
Лениногорскида ике укучыны машина бәрдергән
Бу хәл кичә көндез шәһәребезнең 6нчы мәктәбе янында булган. 12 сәгать 5 минутта 112 диспетчер телефонына ике җәяүле укучы катнашында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр килеп ирешә. 7нче зональ-коткару отряды хезмәткәрләре һәлакәт булган урынга бара. Урында аңлашылганча, 12 нче модель Лада автомобиле 13 һәм 14 яшьлек малайларны бәрдергән. Алар хастаханәгә...
-
Баланнан бик тәмле желе әзерләп була
Баланны кабыгы йомшарганчы пешерәбез. Суын түгеп, аңа янә ике стакан җылы су салып, тәмам изелеп беткәнче пешерәбез. Соңыннан баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушабыз. Катнашманы әкрен утта 50 минут кайнатып, банкаларга тутырабыз. Желе өчен 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 2 стакан су кирәк.
-
Лениногорскида законсыз төзелгән ике бина җимереләчәк
Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча бүлеге хәбәр итүенчә, декабрь аенда шәһәребездә рөхсәтсез төзелгән ике бина җимереләчәк. Аның берсе - Ленинградская урамы, 47 "А", икенчесе Шашин урамы, 76 "Б" адресы буенча төзелгән. Икесе дә гомуми кулланылыштагы территориядә урнашкан. Тулырак мәгълүматны Тукая урамы, 7 нче йортта урнашкан архитектура бүлегеннән белешергә...
-
Лениногорскилылар, мебельдә кимчелекләр ачыкланса нишләргә икәнен беләсезме
Балалар бүлмәсенә мебельгә заказ биргән идек. Китереп бирүне өч атнага тоткарладылар, җыйгач ишекләрендә тырналган эзләр барлыгы ачыкланды. Әлеге кимчелекне бетерергә яисә алып бирүдән сатучы баш тарта. Безгә нишләргә? Судка мөрәҗәгать итәргәме? Дәгъваны ничек язарга? -Алдан түләнгән товарны тапшыру срогы сакланмаган өчен "Кулланучылар хокукы турында"гы законда сатучыдан пени түләтү рәвешендә җаваплылык...
-
Күрше шәһәрдә урам шугалагы ачыла
Бүген 4 декабрь көнне Әлмәтнең Нефтьчеләр паркында шугалак эшли башлый. Эш көннәрендә 10.00дан 21.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәренддә 9.00дан 22.00 сәгатькә кадәр шуарга мөмкин булачак, дип яза "Әлмәт таңнары" сайты. Тимераякларны прокатка да алырга мөмкин. Сәгать 3 кә хәтле балаларныкы 50 сум, олыларныкы 75 сум (бер сәгатькә) тора....
-
Бүген Лениногорскида хәйрия хоккей матчы була, килегез
Шәһәребезнең Боз сараенда бүген 4 декабрь көнне 16.20 сәгатьтә хәйрия хоккей матчы була. Анда "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" хоккей командасы белән "ТНГ-Групп" командасы очрашачак. Билет бәясе - 50 сум. Матчтан җыелган акча Әмир Мансуровны дәвалауга тапшырылачак.