Балалар бүлмәсенә мебельгә заказ биргән идек. Китереп бирүне өч атнага тоткарладылар, җыйгач ишекләрендә тырналган эзләр барлыгы ачыкланды. Әлеге кимчелекне бетерергә яисә алып бирүдән сатучы баш тарта. Безгә нишләргә? Судка мөрәҗәгать итәргәме? Дәгъваны ничек язарга?
-Алдан түләнгән товарны тапшыру срогы сакланмаган өчен "Кулланучылар хокукы турында"гы законда сатучыдан пени түләтү рәвешендә җаваплылык...
Балалар бүлмәсенә мебельгә заказ биргән идек. Китереп бирүне өч атнага тоткарладылар, җыйгач ишекләрендә тырналган эзләр барлыгы ачыкланды. Әлеге кимчелекне бетерергә яисә алып бирүдән сатучы баш тарта. Безгә нишләргә? Судка мөрәҗәгать итәргәме? Дәгъваны ничек язарга?
-Алдан түләнгән товарны тапшыру срогы сакланмаган өчен "Кулланучылар хокукы турында"гы законда сатучыдан пени түләтү рәвешендә җаваплылык каралган. Аның 18 маддәсе буенча сез товарда кимчелек тапкан очракта шул ук маркадагы башкасына алыштыруны, сатып алу бәясен киметүне, кимчелекне бетерүне яисә аны бетерүдәге чыгымнарны кайтаруны, түләнгән сумманы кайтарып бирүне таләп итә аласыз. Сатып алучы кимчелекле товарны кире кабул итәргә, кирәк булса аның сыйфатын тикшерергә бурычлы.
Мондый очракта сатучыга төгәл таләп һәм аны үтәү срогы күрсәткән язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Кулланучылар хокукы турында"гы законның 20, 22 нче маддәсендә каралганча, кимчелекләрне бетерү срогы 45 көннән артмаска, акчаны кайтаруны сораганда, таләп 10 көн эчендә хәл ителергә тиеш. Дәгъвагыз үтәлмәгән очракта судка мөрәҗәгать итәргә була.
Дәгъва төзегәндә, шулай ук судка дәгъва гаризасы язганда ярдәм һәм РФ Гражданлык процессуаль кодексы 131 маддәсенең нормаларын аңлатырга кирәксә, Әлмәт территориаль орган белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
Сорауларга җавапны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының бүлек начальнигы Алина Виноградова җавап бирде.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев