5 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Оренбург өлкәсендә буран вакытында юлда калучылар ничек исән калуларын сөйләделәр
3 гыйнварга каршы төндә Оренбург - Орск трассасында буран юл хәрәкәтен чикләп 80 кеше юлда калган иде. Ул көнне юл тоткарлыгы 37 километр тәшкил итте. Айна Абилова, социаль челтәрләрдә мени ни яза: - Без исән калдык! Без күлмәк киеп туганбыз! Бер ирнең үлүен төп-төгәл беләм, аның ике баласы ятим калды....
-
Лениногорск районында йорт янган
Ивановка авылындагы бер йортта янгын чыга. Анда таҗик гаиләсе яши торган була, хатын дүрт баласын да коткарып кала, үзе аягын авырттыра. Янгын нәтиҗәсендә 100кв.метр мәйданга зыян килә. Беренчел сәбәбе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү, ди янгын сүндерүчеләр.
-
Лениногорскида авыл яшьләре хоккей уйнады (фотолар)
Куакбаш авылында яшьләр район башлыгы кубогына хоккей уйнады. Дүрт авыл командасы катнашты. Беренче урында - Шөгер авылы командасы Икенчедә - Куакбашлылар Өченчедә -Зеленая Роща Дүртенчедә - Зәй-каратай авылы егетләре
-
Берьюлы биш бомж һәлак булган
Новосибирск шәһәрендә билгеле торыр урыннары булмаган биш кеше мәетенә тап булалар. Моннан тыш хастаханәгә авыр агулану белән тагын бер адәмне китерәләр. Мәет табылган урында полиция хезмәткәрләре шулай ук билгеле яшәү урыны булмаган хатын-кызны тоткарлыйлар. Аның сүзләренчә, 2 гыйнвардә бомжлар чүлектә көрән төстәге сыеклык салынган 3 л пластик савыт табалар. Озак...
-
Яңалык, торак-коммуналь түләүләрдә яңа хезмәт барлыкка килә
2016 елдан фатир өчен түләүләр кәгазендә тагын бер хезмәт язылачак: ул - каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару. Шулай булуга карамастан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-фактурасындагы гомуми сумма артмаячак дип ышандыра. Чөнки әлеге хезмәт өчен фатир хуҗалары һәрвакыт түләп килде, бары тик ул "торак бинаны...
-
3 гыйнварда Мурманскида менә нинди Кыр бабайга тап булалар
Чыганак:http://novoshishminsk.ru/ru/component/k2/item/5909-vot-takoy-snegovik-byil-obnaruzhen-3-yanvarya-v-murmanske.html
-
Лениногорск районында юл һәлакәте булган
Бу хәл бүген иртәнге 4 сәгать 57 минутта була. Лениногорск - Бөгелмә юлының 13 нче километрында бер машина юлдан читкә "оча". Хәзерге вакытта сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.