Яңалык, торак-коммуналь түләүләрдә яңа хезмәт барлыкка килә
2016 елдан фатир өчен түләүләр кәгазендә тагын бер хезмәт язылачак: ул - каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару. Шулай булуга карамастан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-фактурасындагы гомуми сумма артмаячак дип ышандыра. Чөнки әлеге хезмәт өчен фатир хуҗалары һәрвакыт түләп килде, бары тик ул "торак бинаны...
2016 елдан фатир өчен түләүләр кәгазендә тагын бер хезмәт язылачак: ул - каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару.
Шулай булуга карамастан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-фактурасындагы гомуми сумма артмаячак дип ышандыра. Чөнки әлеге хезмәт өчен фатир хуҗалары һәрвакыт түләп килде, бары тик ул "торак бинаны карап тоту һәм ремонтлау" түләүләренә кергән иде. 2016 елдан исә аны торак хезмәтеннән коммуналь хезмәткә күчерәләр, шуңа күрә аерым язып күрсәтү таләп ителә. 2016 елдан Россиядә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм юк итү эшчәнлеге төбәкләр карамагына тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев