5 февраль 2016 яңалыклары
-
Лениногорск буйдакларын кастингка чакыралар
Гашыйклар көне уңаеннан, 14 февральдә шәһәрнең Никахлашу сараенда "Бер күрүдә гашыйк булу" дигән шоу үткәреләчәк. Шунлыктан берничә көн алдан кияүгә чыкмаганнар һәм өйләнмәгәннәр өчен кастинг узачак. Анда 25 яшьтән 45 яшькә кадәргеләрне 9 февральдә кичке сәгать дүрткә чакыралар. Адресы: Лениногорск, Булгаков урамы, 1 нче "А" йорт (Никахлашу сарае). Телефон: 6-56-46,...
-
Сәламәтлек саклау министры Президент кушуы буенча ябыккан
Сәламәтлек саклау министры узган ел бөтен татарстанлыларга дөрес туклану, актив тормыш рәвеше алып бару буенча үрнәк күрсәтте. Баксаң, Гадел Вафин бу гамәлләрне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшли башлаган икән. - Без сәламәт яшәү рәвешен үз үрнәгебездә пропагандаларга тиеш. Табиблар да үзен күрсәтергә тиеш. Мин министрга болай дидем: "Синең авырлыгың...
-
Бурычы өчен урлап киткәннәр
19 яшьлек егет 30 мең сум акча өчен тоткынлыкка эләккән. Якынча мәгълүматларга караганда, 19-28 яшьлек дүрт егет Казандагы "Тандем" янындагы машина кую урынында бер егетне көчләп машинага утыртып алып китә. Аны ике көн буена кыйныйлар, 30 мең сумлык бурычы өчен 100 мең сум акча таләп итәләр. Тоткын егетне хокук сакчылары...
-
Казанда "Гашыйклар трамвае" йөриячәк
14 февраль - Гашыйклар көнендә Казан халкы һәм аның кунаклары никахларын символик рәвештә "Гашыйклар трамвае"нда терки алачак. Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаучыларга символик язылышу таныклыгы да тапшырылачак. Әлеге трамвай "Тимер юл вокзалы - Елга порты" маршруты буенча йөриячәк. Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр алдан аяк киенрегә тиеш - теркәлү социаль челтәрдәге төркем...
-
Иске Иштирәк укучылары КВНда катнашкан, татлы ризык белән сыйланган
Февраль аенда Иске Иштирәк мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы уза, дип хәбәр итәләр мәктәптән. 4 февраль көнне рус теленнән "Лингвистик КВН " үтте. 7-8 сыйныф укучылары арасында кызыклы бәйге булды. Биремнәрне рус теле укытучысы Җиһангирова Н.Р. әзерләде.Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. "Знатоки" командасы 38 балл белән җиңү яулады, ә "Лингвисты"...
-
Куакбаш егетләре хоккей буенча штурмлый
Куакбаш авылы егетләре хоккей буенча сынатмыйлар. Узган ялда алар Зәй-Каратайның хоккей кортында мәктәпнең "Факел" командасы белән очрашты. Уен 2:1 исәбе белән Куакбашның "Штурм" командасы файдасына төгәлләнгән. Тимәш командасын да штурмлап кайтканнар, уен 4:0 исәбе белән тәмамланган.
-
Лениногорскилыларның коммуналь хезмәтләр өчен 97 миллион сум бурычы җыелган
Әнә шулкадәр күләмдә лениногорскилыларның ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга бурычы җыелган. Бу хакта мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә билгеле булды. Түләмәүчеләр арасында төрле категориядәге кеше-гаиләләр бар. Рәгать Хөсәенов бурычларны түләттерү буенча эшне көчәйтергә кушты, шул ук вакытта матди һәм социаль ягын исәпкә алып, кешеләргә якын килү юлын...
-
Яңа Чыршылы җирлеге урамнары юл көтә
Яңа Чыршылы халкы 2016 елга яңа авыл башлыгы белән керде. Узган елның сентябреннән әлеге вазифага Шамил Җиһаншин кереште. Яңа Чыршылы авыл җирлегенә күп кенә кечкенә авыллар керә, болар: Вәли хуторы, Алешкино, Кузайкино, Горкино, Сергеевка (Кислинка), Александровка, Ватан разъезды. Кайберсендә дачниклар гына яшәсә дә, һәрберсендә проблемасы, хәл итәсе мәсьәләләре туып тора....
-
Иске Куакта биш бала һәм әниләре һәлак булган янгынның сәбәпләре билгеле
9 гыйнварда булган әлеге фаҗига бөтенебезне тетрәндергән иде. Иске Куак авылында чыккан янгында 27 яшьлек әни кеше һәм аның биш кечкенә баласының гомере өзелде. Хокук яклау оешмасы юристы янгын-техник суд экспертизасы нәтиҗәләренә сылтама белән янгынның кыска ялганыштан килеп чыгуын белдергән. Электр үткәргечендә авария режимында эшләү билгеләре табылган. Шулай ук электр...
-
Районның Яңа Сережкино авылында электр линияләре алыштырылган
Яңа Сережкинода республика программасы буенча электр линияләренә капиталь ремонт ясалган. Йөздән артык йортны электр белән тәэмин итеп торучы үткәргечләр һәм терәкләр яңага алмаштырылган. Урамнарга 40 данә яктырткычлар куелган. Хәзер кич белән караңгы түгел, көндез кебек якты, дип шатланалар икән авыл халкы.