Иске Иштирәк укучылары КВНда катнашкан, татлы ризык белән сыйланган
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк укучылары КВНда катнашкан, татлы ризык белән сыйланган

Февраль аенда Иске Иштирәк мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы уза, дип хәбәр итәләр мәктәптән. 4 февраль көнне рус теленнән "Лингвистик КВН " үтте. 7-8 сыйныф укучылары арасында кызыклы бәйге булды. Биремнәрне рус теле укытучысы Җиһангирова Н.Р. әзерләде.Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. "Знатоки" командасы 38 балл белән җиңү яулады, ә "Лингвисты"...

Февраль аенда Иске Иштирәк мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы уза, дип хәбәр итәләр мәктәптән.
4 февраль көнне рус теленнән "Лингвистик КВН " үтте. 7-8 сыйныф укучылары арасында кызыклы бәйге булды. Биремнәрне рус теле укытучысы Җиһангирова Н.Р. әзерләде.Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. "Знатоки" командасы 38 балл белән җиңү яулады, ә "Лингвисты" командасы бер ничә балл белән оттырдылар. Грамматик биремнәрдән тыш алар үзләренең артистлык осталыкларын да күрсәттеләр.
Һәр ярышта да җиңүче була бит, ә җиңүчеләрне бүләкләргә кирәк. Бу юлы безгә бүләкләрне Иске Иштирәк авылының "Наилә" кибете хуҗасы Нәҗипова Наилә бирде. КВН беткәннән соң, укучылар бергәләп, тәмле-татлы ризыклар белән сыйландылар. Без Наилә ханымга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

мәктәп атналык

Нет комментариев