5 апрель 2016 яңалыклары
-
Чиләбедән Татарстанга балык тотарга килгән ир-ат батып үлгән
Иптәше белән Татарстанга махсус балык тотарга килгән 59 яшьлек ир-атны Түбән Камадагы сусаклагыч төбеннән бүген коткаручылар тартып чыгара. Берара балыкчыларның берсе иптәшен күздән югалганлыгын аңлап ала. Ул утырган урында балык тоту әйберләре белән әрҗә генә калган була. Ир-ат МЧС хезмәткәрләрен чакырта. Эшкә водолазлар да җәлеп ителә. Балыкчының гәүдәсен су төбеннән...
-
Улы үлгән хатын ирен дә үтергән
56 яшьлек ирнең тәнендә 16 пычак җәрәхәте ясалган. Кичә Казанның бер йортында икенче кат тамбурында битенә, күкрәгенә, эченә пычак җәрәхәтләре ясалган ирнең үле гәүдәсенә тап булганнар. Шунда ук хатыны шик астына алынган. Чөнки йөрәк өянәгеннән уллары үлгәннән соң ханымда психик тайпылышлар күзәтелгән. Үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаебе расланса,...
-
Татарстан юлларында апрельнең дүрт көнендә 2 кешенең гомере өзелгән
Татарстан юлларында апрельнең беренче 4 көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 42 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт аркасында 48 кеше төрле тән җәрәхәте алган, 2сенең гомере өзелгән. Узган тәүлектә, 4 апрельдә, республика юлларында шундый 12 һәлакәт теркәлгән: 16 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очраклары да аз түгел. Кичә,...
-
Лениногорскида акча үзләштергәннәр
Кибет һәм кафеларга товар ташучы ике сәүдә вәкиленең акча үзләштерү факты билгеле булган. Берсенең-унҗиде, икенчесенең биш эпизодта реализацияләнгән товарларыннан акча үзләштерүләре тикшерелә. Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Ишеттегезме: биатлончы Домрачева Бьорндаленнан бала көтә
Ике биатлончының мәхәббәте турында сүзләр күптән ишетелә иде инде. Норвегиянең легендар биатлончысы, 8 тапкыр Олимпия чемпионы Уле Эйнар Бьорндален һәм Белоруссия спортчысы, 3 мәртәбә Уеннарда чемпион булган Дарья Домрачеваның октябрь аенда уртак балалары туачак. Бу хакта карьерасын дәвам итәчәге хакында җиткерергә каләм әһелләрен җыйган 42 яшьлек Бьорндален матбугат конференциясе вакытында...
-
Лениногорскилылар МВД уку йортларына укырга керә ала
Россия Эчке эшләр Министрлыгы уку йортларына укырга керегә теләүчеләрне җыю дәвам итә. Казан юридик институтына 11 нче сыйныфтан, Алабуга суворов хәрби училищесына 14 яшьтән кабул итәләр. Белешмә өчен телефон: 2-71-93
-
Лениногорскиның ике тыл хезмәтчәне олы юбилейларын билгеләп үтә(фотолар)
Бүген ике шәһәрдәшебез: Ләмига Гатаулла кызы Хәнипова һәм Рәисә Нурмөхәммәт кызы Гыймазетдиновага 90 яшь тулды. Аларны туган көннәре белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да килгән иде. Юбилярларга Россия президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләр тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде. Ләмига Хәнипова тумышы...
-
Лениногорскида ерткыч хайваннарга вакцинация ясала
Район ветеринария берләшмәсе аучылар белән берлектә кыргый ерткыч хайваннарның йөрү юлларына вакциналы алдавыч җимнәр куеп, аларны котыру чиренә каршы иммунлаштыру эшен башлады. Агымдагы елның өч ае эчендә Татарстанның 9 районында ун котыру авыруы очрагы теркәлгән. Узган ел исә безнең районда авыруның ике очрагы булды. Төлкеләр авылларга, фермаларга килсә дә, быел...
-
Лениногорскилы фатирын биреп торган
Фатирын наркотиклар кулланучылар өчен биреп торган берәүгә карата җинаять эше кузгатылган. Икенче берәү фатирына гражданлыгы булмаган кешеләрне пропискага керткән, алар үзләре анда яшәмәгән, аңа да закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Коткаручылар ике балыкчыны ярга чыгарган
Боз өстендә балык тотучы ике ир-ат бәлага тарыган. Әлеге хәл Алабугадан ерак түгел урында Чулман елгасында булган. Бу хакта кичке сәгать 4ләр тирәсендә хәбәр керә. Саксыз балык тоту аркасында су астына китә язган балыкчыларны коткаручылар ярга чыгара. Соңрак ачыкланганча, ярдәмгә мохтаҗлык кичергән әлеге 1979 һәм 1984 елгы балыкчыларның резин көймәсе...
-
Ишеттегезме, атна азагына 16 градуска кадәр җылыта
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда атна азагына һава температурасы сизелерлек югары күтәреләчәк. Ял көннәренә республикада 16 градус җылы булуы көтелә. Чамадан тыш җылылык башта Мәскәү халкын сөендерәчәк, дип фараз кылына - анда 21 градус җылы булачак, дип ышандыра синоптиклар. Дөрес, көннәр җылы булса да, һава...
-
Ир хатынын бәйләп дүрт сәгать буе кыйнаган
Бу хәл Мамадышта була. Гаиләдә тавыш чыккач, 55 яшьлек ир хатынының кулы-аягын бәйләп, авызын скотч белән ябыштырып кичке биштән тугызга хәтле - дүрт сәгать буе кыйнаган. Ирнең бик каты исерек булуы билгеле. Район прокуратурасы иргә карата җинаятть эше кузгатылуын хәбәр итә. Ул гаебен тулысынча таныган, аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм...
-
Бәләкәй Даниилга ярдәм кирәк
Без әле кечкенә Даниил Потаповка булышырга өлгерәбез. Моның өчен безгә тиз һәм бердәм булырга кирәк! Даниил 2013 елның 25 сентябрендә дөньяга килә. - Данечка һәр көн өчен көрәшеп, сынауларны җиңеп яши. Ай ярымлык вакытыннан аны анемия белән табиб-гематолог дәвалады. Туганнан бирле окулистта исәптә торабыз. Хәзер Даниилның күзе бик начар күрә...
-
Бер укытучыга кызыл «Мерседес» бүләк иткәннәр
Ул Яр Чаллы шәһәренең бер мәктәбендә физика укытучы Лидия Гафарова. Бу кыйммәтле бүләкне аңа эшмәкәр улы ясаган. "Улым, мин сине бик яратам" дип яза ул соцаль челтәрләрдә. - Яратып йөргән кызы булмагач, бар бүләк - миңа, дип тә өстәгән. Ә улы әгәр әнисе елны уннан азрак юл һәлакәте белән тәмамласа,...
-
Һава торышы бозыла, юлларда сак булыгыз
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә. Республикада көчле томан төшәчәк, яңгыр явуы көтелә. Шул уңайдан Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак арага чыгудан тыелып торырга киңәш итә, юлга чыгарга туры килгән очракта аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Куркынычсыз тизлек режимын арттырмау, каршы як хәрәкәт...