5 май 2019 яңалыклары
-
"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә Лениногорскиның «Пируэт» бию ансамбле иң яхшысы булды
Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгы белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза торган «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате XVII республика ачык телевизион яшьләр фестивале тәмамланды.
-
Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел
* Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез! * Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.
-
Талпан нидән курка?
Элек талпаннар бүгенге кадәр күп булмый иде. Балалар белән ялан-кырларга барып, яшел үлән өстендә аунап ял иткән чакларны бүген сагынып искә төшерергә генә кала. Хәзер табигатькә чыгарга булсак, беренче эш итеп талпаннарга каршы препаратлар сатып алабыз.
-
Күрше районда сүндерелмәгән тәмәке аркасында ир-ат һәлак булган, хатын-кыз зыян күргән
Янгын кичә Бөгелмәдә көндез Тухачевский урамындагы биш катлы йортта чыккан.
-
Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүе турында хәбәр итә
Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүен хәбәр итә. Бу хакта нәзарәтнең сайтында язылган.
-
Баланы елан чаккан
Яр Чаллыда паркта мәктәп укучысын елан чаккан. Бу турыда "Челнинские известия" сайты яза.
-
Клара Булатовага һәм Ркаил Зәйдуллага Халык язучысы исеме бирелгән
Клара Булатова һәм Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасы Халык язучысы исеменә лаек булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.
-
Лениногорскилы Елена Афанасьева котлаулар кабул итте (Фотолар)
Тыл хезмәтчәне Елена Павловна Афанасьеваны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.
-
Лениногорск егетләре грек-рим көрәшендә алдынгы урыннарны алды (Фотолар)
Шәһәребезнең 3нче спорт мәктәбенең яшь көрәшчеләре үз авырлыкларында төрле призлы урыннар алды.
-
Лениногорскида Бөек Җиңүгә багышланган автойөреш узачак
Автойөреш 7 май көнне узачак.
-
Татарстанда уҗымнар белән бәйле хәл аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Татарстанда уҗым культуралары белән бәйле вазгыять аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карарны 2 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Шөгердә җимеш бакчасы барлыкка киләчәк (ФОТОЛАР)
Шөгердә җимеш бакчасына нигез салынды: җимеш агачлары утыртылды. Бу хакта социаль челтәрдә шөгерлеләр хәбәр итә.