Күрше районда сүндерелмәгән тәмәке аркасында ир-ат һәлак булган, хатын-кыз зыян күргән
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда сүндерелмәгән тәмәке аркасында ир-ат һәлак булган, хатын-кыз зыян күргән

Янгын кичә Бөгелмәдә көндез Тухачевский урамындагы биш катлы йортта чыккан.


 Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында Бөгелмәдә янгын чыгып, 57 яшьлек ир-ат һәлак булган һәм 48 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/05/185729/


Нет комментариев