5 июль 2017 яңалыклары
-
Татарстанның бер район үзәген су баскан: машиналар суда "йөзә"
Социаль челтәр кулланучылары яңгырдан соңгы Урыссуны видеога төшереп, социаль челтәрләргә элеп куйган. Ютазы районы үзәген су баскан. Видеода автомобильләрнең яртылаш суга баткан килеш "йөзүен" күрергә була. http://intertat.ru
-
Умартачылар чаң суга: «Бал кортына бал җыярга 6 көн вакыт җитә, тик шартлар юк»
Быелгы һава торышы һәр нәрсәгә аяк чалды. Утырткан яшелчәләр авырлык белән тернәкләнә. Ел саен бу вакытта җиләккә, печәнгә төшсәк, быел әле иртәрәк. Умартачылар өчен дә әйбәт түгел соңарган җәй. Уңыш ничек булыр, билгесез. Балчылар быел язгы бал булмады, дип чаң суга. Яз салкын килде, кортлар җәйгә авыр чыктылар. Шунлыктан серкә...
-
Кисәтү: һава торышы бозыла
ТР Гидрометцентры бу хакта кисәтү таратты. 5 июльдә көндез һәм кич белән, 6 июльдә төнлә Татарстан территориясендә, урыны белән көнбатыш районнарда көчле җил һәм яңгырлар булачак. Җилнең секундына 15-20 метр булуы, урыны белән 21-26 метрга кадәр җитүе көтелә. http://www.bugulma-tat.ru
-
Татарстан готов принять футбольный ЧМ-2018
Татарстан вошел в число регионов России, задействованных в проведении чемпионата мира по футболу FIFA-2018, располагающих необходимой инфраструктурой средств размещения болельщиков и гостей столицы республики. Об этом сказано в итоговом докладе об итогах деятельности Ростуризма в 2016 году, сообщают «Известия». Помимо Татарстана в ряды «отличников» вошли еще 4 субъекта РФ: Москва,...
-
Лениногорскиның "Дружба" лагеренда республикакүләм "Җиләкле фестиваль" гөрли (ФОТОЛАР)
Ул "Дружбаның" 50 еллыгына багышланган. Биредә республика лагерьлары да кунакта: "Урман иле" (Мөслим), "Болгар" (Спас), "Заречный" (Нурлат). Көн дәвамында килгән кунаклар һәм "Дружба"да ял итүче балалар бию, соло, вокалда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Әлеге минутларда бәйрәм чаралары дәвам итә. Зилә Мөдәрисова фотолары
-
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең яртыеллык нәтиҗәләре
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, беренче ярты еллыкта 86 мең 214 центнер сөт җитештерелгән. Бер сыерга 2 мең 261 килограмм сөт туры килә. Мөгезле эре терлек саны - 13 мең 279 баш, сыерлар - 4 мең 88 баш, сарыклар - 992 баш, атлар - 639, дуңгызлар - 14 мең...
-
Тыл хезмәтчәне Наилә апаРәхимовага 90 яшь (фотолар)
Бүген шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Наилә Вафый кызы Рәхимова 90 яше уңаеннан котлау ала. Тумышы белән ул Баулы районы Кандыз районыннан. Тормыш җилләре аны узган гасырның 50 еллар башында ук безнең шәһәргә китереп ташлый. Лениногорск ул вакытта эле тезелә генә торган була. Наилә апа җиде балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш башлану...
-
Лениногорск Мәгариф идарәсе хезмәткәре грант отты
Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Николаевна Сушкова "Иң яхшы методист" грантына ия булды. Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Әлеге грантка дәгъва кылучылар 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә тәрбия эшләре үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында билгеле бер юнәлештә проект яклаганнар. Конкурска 25 җиңүче сайлап алынган,...
-
Илфак Шиһаповның Балтач турында кызыклы язмасы
Юл төшеп, Балтач ягындагы бер авылга кердек. Хуҗалар бик кунакчыл, таныш булмасак та, шунда ук чәйгә дәштеләр. Өстәл мулдан әзерләнде: дерелдәвек, коймак, каймак, ит... Хуҗабикә мәтрүшкәле чәй ясады, хуҗа безнең белән утырды... Ул мал алу-сату, ит сәүдәсе белән шөгыльләнә икән. Иркенләп чәй дә эчә алмады, телефоны туктаусыз шалтырый. - Алле....
-
Мунча яратучы лениногорскилыларга файдалы киңәшләр. Мунча ташы: кайсысын сайларга?
Мунча өчен нинди таш сайларга кирәк, аның кайсысы озак хезмәт итә, кайсысы яхшырак җылыта? Шул сорауларга җавап эзлибез. Таш нык булырга тиеш. Аны тикшереп карау өчен ташка чүкеч белән сугу да җитә. Начар таш тиз ярыла һәм ватыла. Тагын бер сынап карау алымы - аны каты итеп кыздырып, суга салу....
-
Лениногорскида бүген һава торышы нинди булачак
5 июль. Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, томан. Көндезен яңгыр, урыны белән көчле, аерым районнарда яшен, локаль рәвештә боз яву ихтималы да бар. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка үзгәрүчән, көндезен көчәергә - 15-20 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16˚. Көндезен +19..+24˚. http://intertat.ru
-
Лениногорскилы интернетта комментарий язган өчен штрафка тартылган
Лениногорскида интернеттагы бер хәбәргә комментарий язган хатын-кызны гаепле дип таптылар. 2016 елның 31 декабренә каршы төндә бер ирне бик каты кыйнаулары турындагы хәбәр астына 33 яшьлек ханым язган сүзләр экстремистик характерда дип табылган. Экспертлар фикеренчә, ханым язган комментарийда Урта Азия халыкларына карата түбән караш бар. Һәм бу милләтара дошманлык уятырга...
-
Илсөя Бәдретдинова авыл кызларының ирләрен жәлләгән
Сабантуйга барган җиреннән җырчы Илсөя Бәдретдинова Мамадыш кызларына шаккатып кайткан әле. Үзенең эмоцияләрен Инстаграмга да язган: "Мамадыш кызларына шаккаттым - чират торып гер кутәрәләр. Бер яшь кенә, чибәр генә кыз 8 килолы герне 210 тапкыр кутәрде. Әле башка авылларда хатыннар көрәше дә үткәрәләр икән, ирләрен жәлләп куйдым. Вәт кызлар, ичмасам!...
-
Ирле-хатынлы һәм уллары чокырда һәлак булганнар
Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара. Казанда үз йортлары белән торучы 59 яшьлек хуҗа пычрак сулар агучы чокырны чистартмакчы булган. Аның ярдәм сораган тавышын ишетеп, 32 яшьлек улы чокырга төшә. Ул да аңын югалтып егыла. 56 яшьлек хуҗабикә бу хакта күршеләренә хәбәр итә һәм үзе дә чокрыга төшә, шулай ук аңын...
-
Лениногорскилыларга 5 июлгьгә Йолдызлар фаразы
Овен День сегодня благоприятствует очищению собственных мыслей, что является необходимым для ясного и четкого видения истинной цели. Возможно, вас посетит новая интересная идея или увлечение, а также появится тяга к овладению новыми знаниями, ни в коем случае не следует этому противиться. Телец Сегодня звезды советуют вам вспомнить о своих полузабытых...