Мунча өчен нинди таш сайларга кирәк, аның кайсысы озак хезмәт итә, кайсысы яхшырак җылыта? Шул сорауларга җавап эзлибез.
Таш нык булырга тиеш. Аны тикшереп карау өчен ташка чүкеч белән сугу да җитә. Начар таш тиз ярыла һәм ватыла. Тагын бер сынап карау алымы - аны каты итеп кыздырып, суга салу....
Мунча өчен нинди таш сайларга кирәк, аның кайсысы озак хезмәт итә, кайсысы яхшырак җылыта? Шул сорауларга җавап эзлибез.
Таш нык булырга тиеш. Аны тикшереп карау өчен ташка чүкеч белән сугу да җитә. Начар таш тиз ярыла һәм ватыла. Тагын бер сынап карау алымы - аны каты итеп кыздырып, суга салу. Суда ватылмаса, таш нык дигән сүз.
Чуен таш, гади ташларга караганда, өч тапкырга тизрәк җылыта һәм җылыны да озак саклый, әмма ул тиз күгәрә һәм табигый таш кебек файда бирми.
Елга ташын күбесенчә тау елгалары ярларыннан җыялар. Аларны җыеп каты итеп кыздырырга һәм суга салырга кирәк. Бөтен булып ватылмыйча калганнарын мичкә куярга була. Ташларның размеры 10-12 см булырга тиеш. Ваграклары тиешле җылылыкны бирә алмаячак, ә артык зурлары тигез булмаган җылынудан тиз шартларга мөмкин.
Карелия порфириты җылылыкны бик озак саклый. Аны таштан салынган мунча һәм сауналар өчен дә кулланып була. Температураның кискен сикерешенә чыдамлы, ачык уттан курыкмый, су эләксә дә ярылмый.
Перидотитның җылылык сыешлыгы югары,зарарлы компонентлары да юк. Углекислый газ белән реакциягә кереп, һаваны чистарта. Аны мунчаның төбенә салу отышлы, өстенә башка төр ташларны куярга була.
Базальт - иң нык таш һәм бөтен төр мунчага да бара. Ярылмый да, ватылмый да, суны да үзенә сеңдерми. Еш ягыла торган мунча өчен әйбәт.
Кара диабез кыйммәт тә түгел, экологик яктан чиста да, әмма озак җылына, артык җылытсаң, үзенә бертөрле ис бирә башлый. Аның өстенә эфир майлары да сибәргә ярамый.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев