5 август 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида Бөтенроссия этләр күргәзмәсе үтә
10 августта "Яшьлек" стадионында Бөтенроссия этләр күргәзмәсе узачак. Анда ике шәһәр - Әлмәт һәм Лениногорскиның этләр клубы катнаша. Беренче тапкыр судья буларак, Болгариядән Николина Давидовска, Мәскәүдән Ирина Швец чакырылган. Күргәзмәдә 200дән артык 69 төрле токымлы эт катнашачак. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Казан һәм башка шәһәрләрдән килә. Бу көнне лениногорскилылар,...
-
Мэриядә яңа билгеләнү
Дүшәмбе үткән атналык планеркада яңа билгеләнү турында хәбәр иттеләр. "Лениногорск муниципаль районы" башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары итеп, Гөлфия Әкъдәс кызы Арсланова билгеләнгән. Ул моңа кадәр Татарстан буенча Пенсия фонды идарәсенең Лениногорск бүлекчәсен җитәкләде.
-
Безнекеләр Кырымда иҗат итәчәк
Республика Рәссамнар берлегенең "Йөрәгемдә - Кырым" проектында шәһәребездә яшәп иҗат итүче Мөдәррис Минһаҗев та катнашачак. Әлеге проект Казан - Бакчасарай маршруты буенча күчмә күргәзмәдән гыйбарәт. Татарстаннан ун рәссам анда Кырым рәссамнары белән берлектә иҗат итеп, күргәзмәләр оештырырга җыеналар. Шулай ук хезмәттәшләр эшчәнлеге белән якыннан танышып, тәҗрибә уртаклашуны да максат итеп...