ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Бөтенроссия этләр күргәзмәсе үтә

10 августта "Яшьлек" стадионында Бөтенроссия этләр күргәзмәсе узачак. Анда ике шәһәр - Әлмәт һәм Лениногорскиның этләр клубы катнаша. Беренче тапкыр судья буларак, Болгариядән Николина Давидовска, Мәскәүдән Ирина Швец чакырылган. Күргәзмәдә 200дән артык 69 төрле токымлы эт катнашачак. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Казан һәм башка шәһәрләрдән килә. Бу көнне лениногорскилылар,...

10 августта "Яшьлек" стадионында Бөтенроссия этләр күргәзмәсе узачак.


Анда ике шәһәр - Әлмәт һәм Лениногорскиның этләр клубы катнаша. Беренче тапкыр судья буларак, Болгариядән Николина Давидовска, Мәскәүдән Ирина Швец чакырылган. Күргәзмәдә 200дән артык 69 төрле токымлы эт катнашачак. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Казан һәм башка шәһәрләрдән килә.
Бу көнне лениногорскилылар, кунаклар, төрле токымдагы этләрне карый ала. Шулай ук буфет эшли, эт балалары сатылачак.

выставка собак

Нет комментариев