5 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскиның түбән сулыгы ачылудан мизгелләр (фотолар)
Бүген шәһәребездә реконструкциядән соң түбән сулык ачылу тантанасы булды. Анда республиканың Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Республика Президенты киңәшчесе Наталья Фишман катнашты. Бик күпләр түземсезлек белән көткән әлеге вакыйганы күзәтергә шәһәрлеләр генә түгел, авыллардан да килгәннәр, халык бик күп иде. Илдар Халиков, район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларның шатлыкларын...
-
Ташкабактан рулет ясыйбызмы?
4 ташкабак, 1-2 йомшак сыр (әйтик, «Дружба» сыры), 4 тырнак сарымсак, 1 помидор, яшел тәмләткечләр, тоз, майонез, үсемлек мае, яшел салат яфраклары. Уртача зурлыктагы яшь ташкабакларны сайлап алабыз. Буйга 5 мм калынлыкта кисәбез. Өстенә тоз сибеп, ун минутка куеп торабыз. Соңыннан кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырабыз. Ташкабак суынган арада...
-
Лениногорск районында халыкны кабул итү мобиль пункты эшләде (фотолар)
Дүртенче августтан алып уналтынчы сентябрьга кадәр Татарстанда яшәүче һәр кеше халыкны кабул итү мобиль пунктына үз соравы, тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә ала. Бүген бу мөмкинлекне Шөгер авылында яшәүчеләргә дә бирделәр. Мобиль пункты төш вакытында азык-төлекләр кибете каршында үз урынын алды. "Единая Россия" тамгасы күрсәтелгән автобус янына әкренләп кешеләр агыла башлады....
-
Рио-де-Жанейрода спортчыларны начар ашаталар
Казанның Универсиада авылында ашату күпкә яхшырак булган. Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарында Россия җыелма командасында Татарстан данын яклаучы Казан ишкәкчесе Артем Косов Олимпия авылында ашатудан канәгать булмавы хакында белдерде. Косов: "Олимпия авылында барысы да яхшы. Без ике кешелек номерларда яшибез. Ә менә ашату дәрәҗәсе ошап бетми. Казан Универсиадасында булган егетләр анда номерлар...
-
Сарабиккол авылы башлыгының "түгәрәк" юбилее
- Авыл белән җитәкчелек итү җиңел димәс идем, күпме халык, шуның кадәр холык бит. Җирлек башлыгы булып эшләгән кешегә төрле һөнәр иясе булырга туры килә: педагог, юрист, психолог, бухгалтер, - ди Сарабиккол башлыгы Гүзәлия Гаделшина. Үзенең юбилеен каршы алырга әзерләнгән көннәрдә аның белән очрашып, бераз гына авыл, тормыш турында сөйләшеп...
-
Лениногорскилылар, игътибар! Сулыкларда коенырга ярамый
Лениногорск районы буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итә. Лениногорск шәһәре һәм районы территориясендә урнашкан сулыклардан алынган пробаларга анализ ясалган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә су микробиологик курсәткечләре буенча гигиена нормативлары таләпләренә туры килми. Менсанчасть янандагы сулыкта, шәһәрнең түбән сулыгында, Зәй Каратайдагы буада су коену тыела, - дип хәбәр ителә.
-
Төнге һәлакәт. Зыян күрүчеләр Әлмәт хастаханәсендә
Бүген төнлә 3 тулып килгәндә Сарман-Яр Чаллы юлында юл-транспорт һәлакәте була Җиңел автомобиль белән "Газель" бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше тән җәрәхәтләре ала. Аларны Әлмт медсанчастена китерәләр. Вакыйганы китереп чыгарган сәбәпләр ачыклана. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскига бүген Премьер-министр Илдар Халиков килә
Ул үзәк хастаханәдә булачак, йөрәк-кан тамырлары үзәгендә баручы ремонт эшләре белән танышачак. Шәһәр сулыгы ачылу уңаеннан тантаналы чарада катнашачак. Шулай ук районыбызның кырларын вертолеттан күзәтеп, "Сатурн-Урал" җәмгыятендә төзелгән яңа ашлык киптерү комплексын ачуда да булыр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез: шәһәр сулыгы бүген көндез 14 сәгать 30 минутта ачыла. Концерт, флайбордистлар...
-
Лениногорскилылар өчен 5 августка йолдызлар фаразы
Овен Овна будет раздражать медлительность коллег, но заявлять об этом вслух гороскоп не советует. Иначе, вы не только испортите отношения с сотрудниками, но и потеряете в их лице надежную поддержку. Ожидается короткая командировка, в которой возникнут непредвиденные ситуации и проволочки. Кошелек с деньгами Овну следует держать при себе, а так...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә кыяр салаты ясау ысулы
Эре кыярларны әрәм итәсе килми, кыш көне бар да кадерле, шуңа күрә алардан кышка салат ясарга була. Моның өчен - 3 кг кыяр - 1 кг суган, 4-5 кисәк (долька) сарымсак - 0,5 стакан шикәр комы - 0,5 стакан уксус - 1 стакан көнбагыш мае (быел чистартылганын салдым әле) -...
-
Бүген шәһәр күле ачыла, бәйрәмгә килми калмагыз (программасы)
5 август көнне сәгать 14.30да реконструкциядән соң тантаналы рәвештә шәһәребезнең түбән сулыгы ачыла. Әлеге уңайдан биредә бәйрәм узачак. Кунакка республика җитәкчелеге килүе дә көтелә. Барлык лениногорскилыларны һәм шәһәребез кунакларын сулык янына - бәйрәмгә чакырабыз. Сулык ачылу уңаеннан бәйрәм программасы: 14.00 - концерт; -"Воркаут", "Су гимнастикасы", "Балалар мәйданчыгы", "Пляж волейболы" мәйданчыклары...
-
Курше районда азгын ир балигъ булмаган кызларга бәйләнгән
Зыян күрүче кызларның берсенә 10, икенчесенә 12 яшь. Алар бертуганнар. Әлмәт районы Ирекле авылының Мәктәп урамында коточкыч хәл була. Бер ир кызларга карата азгын гамәлләр кыла. Балалар моны әниләренә кайтып әйтәләр. Әлеге мәсьәлә буенча тикшерү эше башланган. Ирне кулга алганнар. http://intertat.ru
-
Һәлакәттән соң машинаны урлап киткәннәр
Чаллыда "Опель Астра" машинасын урлаганнар. Әлмәт кешесе Чаллыда булган юл һәлакәтеннән соң, машинасын «Леруа Мерлен» парковкасында калдырып торган була. Машина үзе йөрерлек хәлдә булмаган. Аны авыр техника ярдәмендә урлаганнар дип фаразлана. Хәзерге вакытта урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә. http://intertat.ru
-
Хәерле җомга иртәләре белән!