Лениногорск хуҗабикәләренә кыяр салаты ясау ысулы
Эре кыярларны әрәм итәсе килми, кыш көне бар да кадерле, шуңа күрә алардан кышка салат ясарга була. Моның өчен - 3 кг кыяр - 1 кг суган, 4-5 кисәк (долька) сарымсак - 0,5 стакан шикәр комы - 0,5 стакан уксус - 1 стакан көнбагыш мае (быел чистартылганын салдым әле) -...
Эре кыярларны әрәм итәсе килми, кыш көне бар да кадерле, шуңа күрә алардан кышка салат ясарга була. Моның өчен
- 3 кг кыяр
- 1 кг суган, 4-5 кисәк (долька) сарымсак
- 0,5 стакан шикәр комы
- 0,5 стакан уксус
- 1 стакан көнбагыш мае (быел чистартылганын салдым әле)
- 2 аш кашыгы тоз кирәк.
Укроп яфракларын турап салырга һәм барысын да болгатып, 4-5 сәгатькә өстен каплап куярга. Аннан соң кайнатырга куясың. Кайнап чыккач, 30 минут пешерергә һәм стерильләштерелгән кайнар банкаларга тутырып, калай капкачлар белән ябарга. 0,5 һәм 0,7 ле банкалар яхшы. Кышын пицца ясарга да шәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев