5 октябрь 2017 яңалыклары
-
Яшь лениногорскилылар тәүге тапкыр паспорт алды (фотолар)
5 октябрь көнне шәһәребезнең Язылышу сараенда, яшь лениногорскилыларга тантаналы рәвештә паспортар тапшырылды. Тантанада район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Лилия Юнысова катнашты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова да яшьләрне беренче документ алулары белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде. Лениногорск ЗАГС бүлеге
-
Ирек Габдрахманов: « Сынаулар Аллаһы Тәгаләдән, ярдәме дә аннан»
Популяр җырлар авторы, хәзерге көндә Германиядә яшәүче Ирек Габдрахманов изге күңелле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Аның җырларын Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Рәсим Низамов кебек танылган артистлар башкара.Ирек әфәнде тумыштан эндокрин системасы дөрес эшләмәгәнлектән, артык авырлыктан интегә. 50 дистәне ваклаган кешегә гадәти физик хәрәкәтләр ясавы да кыенга туры килә, чөнки авырлыгы 300...
-
14 яшьлек малай бәхетсезлек корбаны булган
Бу атнада берничә яшүсмернең гомере үз юләрлекләре аркасында бик аянычлы тәмамланган. Менә кичә дә Түбән Каманың 10 нчы мәктәбендә укучы 14 яшьлек малай билгесез сәбәпләр буенча тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. Әти-әнисе булмаган малайны туганнары опекунлыкка алганнар һәм үз баласы сыман үстергәннәр. Хәзерге вакытта бу вакыйга уңаеннан тикшерү эшләре уздырыла. http://almet-rt.ru
-
Лениногорск районында тимер юл аша чыгу юлларын тикшерделәр
Шушы көннәрдә тимер юл аша чыгу юлларын тикшерделәр, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Алар бездә - дүртәү, берсе шәһәрдә һәм өчесе районда урнашкан. Тимер юл кичүләрен елга ике тапкыр тикшерәләр, бу юлы да тавыш сигнализациясе, шлагбаумнар төзеклегенә, юл билгеләренә игътибар иткәннәр. Җитешсезлекләр турында актлар төзелеп, баланс тотучыларга җибәрелгән.
-
Синоптиклар Татарстанда көчле җил чыгу ихтималын хәбәр итә
Һава торышы шартларының бозылуы 6 октябрьдә көннең икенче яртысында һәм 7 октябрьгә каршы төндә көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада һава торышының бозылуы көтелә. 6 һәм 7 октябрьдә тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитә торган көчле җил булачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...
-
7 ел дәвамында үги кызын көчләп яшәгән
7 ел дәвамында сабыйга карата кылынган намуссыз һәм вөҗдансыз гамәл турында әле күптән түгел генә билгеле булган. Ел саен мәҗбүри рәвештә уздырыла торган медицина тикшерүе вакытында яшүсмер эченең авыртуына зарланган. Игътибарлы табиб кызның нәрсәдер яшерүен сизеп алган һәм сораштыра башлаган. Тикшерү эшләре уздыру вакытында баланың 7 ел дәвамында әнисенең икенче...
-
Октябрь нинди яңалыклар алып килде?
1 октябрьдә бурыч аркасында чит илгә чыгуны чикләү белән бәйле канунга үзгәрешләр керде. Аның нигезендә суд приставлары 30 мең сумнан артык бурычы булганнарны чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикли ала. Әлегә кадәр ул 10 мең иде. Әлеге чара алимент бурычы булганнарга, сәламәтлеккә зыян салыну яки тәрбияләүченең үлеме белән бәйле зыян...
-
Энгель Фәттахов Татарстан мөгаллимнәрен Укытучылар көне белән котлады
Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан мөгаллимнәрен Укытучылар көне белән котлады. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте җиткерә. Котлауда түбәндәге сүзләр язылган: "Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле педагоглар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре! Чын күңелдән сезне зур бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбрик итәм! Мөгалим эше - дөньяда иң хөрмәтле, авыр...
-
Лениногорскилылар Казанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланган бәйрәмдә катнаша
Бүген Казанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Теннис академиясендә аграр тармак хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләр дип көтелә. Лениногорскидан район башлыгы җитәкчелегендә бер төркем делегация китте.
-
Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады: "Чын күңелдән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм! Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды. Бүген ул Россиянең әһәмиятле, һәрдаим үсә торган төбәк медиакомпанияләреннән санала, шулай ук...
-
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Укытучылар көне белән котлый
Лениногорскиның белем бирү учреждениеләрендә көчле, тырыш, булдыклы укытучылар эшли. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, күңел җылыгыз балаларга үзләренә ышанырга, күңелләрендә булганны тормышка ашырырга ярдәм итә. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм, сәламәтлек, уңышлар телим, - диелә Район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлавында
-
Бүген - укытучылар көне
1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Ул шушы көнне ел саен 100дән артык илдә үткәрелә. Дөньякүләм укытучылар көне - барлык укытучыларның, мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көнне укытучыларның укыту барышындагы ролен һәм хезмәтен, шулай ук җәмгыять үсешенә керткән өлешен...