7 ел дәвамында үги кызын көчләп яшәгән
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

7 ел дәвамында үги кызын көчләп яшәгән

7 ел дәвамында сабыйга карата кылынган намуссыз һәм вөҗдансыз гамәл турында әле күптән түгел генә билгеле булган. Ел саен мәҗбүри рәвештә уздырыла торган медицина тикшерүе вакытында яшүсмер эченең авыртуына зарланган. Игътибарлы табиб кызның нәрсәдер яшерүен сизеп алган һәм сораштыра башлаган. Тикшерү эшләре уздыру вакытында баланың 7 ел дәвамында әнисенең икенче...

7 ел дәвамында сабыйга карата кылынган намуссыз һәм вөҗдансыз гамәл турында әле күптән түгел генә билгеле булган.

Ел саен мәҗбүри рәвештә уздырыла торган медицина тикшерүе вакытында яшүсмер эченең авыртуына зарланган. Игътибарлы табиб кызның нәрсәдер яшерүен сизеп алган һәм сораштыра башлаган. Тикшерү эшләре уздыру вакытында баланың 7 ел дәвамында әнисенең икенче ире тарафыннан көчләнүе турында мәгълүм булган. Элегрәк кыз боларның барысын да сөйләргә булгач, җинаятьче: "Дәшсәң, әниеңне һәм ике кече сеңелеңне үтерәм", - дип куркыткан булган. Хәзерге вакытта ул тоткарланган һәм аңа карата җинаять эше кузгатылган. Үги ата үз гаебен танымый.

http://almet-rt.ru/


Нет комментариев