5 декабрь 2018 яңалыклары
-
Көнкүреш техникасын Яңа елга кадәрме, әллә аннан соң алыргамы?
Әлеге сорауга экономияле хуҗабикәләр бик игътибар бирә.
-
Авылда яшәүче 1 миллионга якын кешенең пенсиясе киләсе елга артачак
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш, дип хәбәр итә хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бу турыда “Интерфакс” яза.
-
Салават Фәтхетдинов Элвин Грейның 9 мең халык җыюна – “Җыйсын…Илһам абый әйтмешли…”
Элвин Грейның “Татнефть-Арена”да 9 мең кеше җыелган концертын татар эстрадасындагы беренче очрак дип тел шартлаттылар, матбугат чараларында яздылар. Бу турыда Салават Фәтхетдинов нәрсә уйлый соң? Татар эстрадасының мэтры белән Татар Тудей хәбәрчесе сөйләште.
-
Картлар һәм инвалидлар йортына концерт белән килделәр
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Бердәм Россия” партиясенең, Россия пенсионерлар союзының җирле бүлекчәләре, шәһәр ветераннар советы вәкилләре һәм “Сүнмәс ялкын” коллективы шәһәребезнең Картлар йортында кунакта булды.
-
Лениногорскилылар Болгарда бүләкләнде
Спасс районы Болгар шәһәрендә “Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмә узды, анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Лениногорск делегациясе дә катнашты.
-
Лениногорск ЗАГС бүлеге узган айга нәтиҗә ясады
Шәһәрнең ЗАГС бүлеге узган айга- ноябрьгә нәтиҗә ясады.
-
Чәч буйыйм дип... үлә язган
Бүгенге көндә яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә, хәтта ир-егетләр дә чәч буйый. Бәлки шуңа да, чәч буявы бизнесы гөрләп чәчәк ата. Кибетләрдә аларның төрлелегәннән хәтта күзләр камаша. Кызганычка каршы, кайбер буяуларының сәламәтлеккә зур зыян салуы мөмкин. Моңа мисаллар хәттин ашкан.
-
Кар суын берни алыштыра алмый
Кышын нишләргә белмичә аптырап йөрсәгез, көрәк алып, бакчага чыгыгыз.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Сөтнең литрына бәяләр 12–14 сум булганда сыер тоту үзен акламый
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкына сөткә түбән сатып алу бәяләре шартларында сыер тотудан баш тартмаган һәм республикада савым көтүен саклау турында кайгырткан өчен рәхмәт белдерде.
-
"Казан" һәм "Бигеш" аэропортларының исемнәре игълан ителде
Федераль телевидениедә туры эфирда «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды.