Кар суын берни алыштыра алмый
Кышын нишләргә белмичә аптырап йөрсәгез, көрәк алып, бакчага чыгыгыз.
Кыш – теплицага мөмкин кадәр кар туплап калу өчен менә дигән вакыт. Көзен теплицаны ябып калдыручылар нык ялгыша: озын салкын көннәрдә андагы туфрак кибә, катылана. Язын исә аны казу кыен булачак, мондый туфракта үскән яшелчәләр дә мул уңыш белән сөендерми.
Теплицага гына түгел, түтәл-ләргә дә кар файдалы. Ул, берен-чедән, туңудан саклый. Икенче-дән, язын кар эреп, туфракны фай-далы матдәләр белән баета. Карны таптый-таптый өяргә кирәк.
Җәен никадәр мул су сипсәгез дә, ул кар суы биргән дымлылыкны алыштыра алмый.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев