6 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, бата күрмәгез, ишегаллары чистартмаган
Төне буе буран булу сәбәпле, урамда, ишегалларында күп кар салган. Кар чистарту техникасы йортлар арасын кардан арындырырга өлгерми. Хәзерге вакытка Чайковский, Шашин урамнары чистарткан. Ашыгыч йомышыгыз булмаса, машина белән чыгудан тоелып тору хәерле. Батып калуыгыз бик ихтимал.
-
Һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде
Татарстанда машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр. Татарстанда, һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте. Чикләүләр һава торышы яхшырганга кадәр булачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе торак...
-
Татарстаннан 88 мең Татфондбанк кертемчесе иминият түләүләрен алды
2017 елның 5 гыйнварена Татарстанда яшәүче 88 меңнән артык Татфондбанк кертемчесе 32,5 млрд сумнан артык иминият акчаларын алды. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: бу алдагы көнгә карарганда 1 мең кешегә артык. Шулай ук Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте 2017елның 4 гыйнвареннан Татфондбанк клиентларына кертемнәрен...