6 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Карагайда Кыш бабай белән Кар кызы өйдән-өйгә кереп котлап йөргән
Әлеге авылда Кар кызы белән Кыш бабай авыл халкын котлап йөргән. Күбрәк кечкенә балалар булган йортларга кергәннәр. Өлкән яшьтәге Исламгировларны да котларга булганнар. 89 яшьлек Гамир абый һәм 92 яшьлек Әкълимә апа үзләренә аерым игътибар бирүләре өчен бик куанганнар. Рәхмәт әйтеп, исәнлек теләп калдылар, дип хәбәр итте ул көнне Кар...
-
Лениногорскилылар Үзәк чыршы янына әкият-тамаша карарга җыелды (фотолар)
Аны "Айсылу" балалар театры әзерләгән иде. Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай, Убырлы, Шүрәле балаларга әкият-тамаша күрсәтте, уеннар уйнатты. Мәйдан гөрләп торды.Кыш бабай бүләкләрен дә мулдан өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать булып киттеләр.
-
Лениногорск районында хоккей буенча беренчеләр кемнәр? (фотолар)
5 гыйнварда район мәктәпләре, 6 гыйнварда авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары үтте. Мәктәп укучылары хоккейны Шөгердә уйнады, барлыгы 6 команда катнашты. Нәтиҗәләр: 1 урында - Шөгерлеләр, 2нчедә - Иске Шөгер, 3нчедә - Тимәш, 4нчедә - Куакбаш, 5нчедә- Зәй- Каратай, 6нчыда - Зеленая Роща. Авыл яшьләре Тимәштә уйнады, 5 команда катнашты....
-
Лениногорск юлчылары, сак булыгыз!
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, 2017 елның беренче 5 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 78 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. 5 гыйнварда Татарстанда исерек килеш рульгә утыруның - 20, каршы хәрәкәт юлына чыгуның - 14, балаларны тиешле җайланмаларсыз...
-
Германиядә Кыш бабай балаларга бик кызык бүләк ясаган (фото)
Кыш бабай хәзер күчтәнәчләрен капчыгына гына салып алып килми, ә су юлы аша да җибәрә икән. Германиянең Лангеог утравында яшәүчеләргә шулай диңгез аша меңләгән «Киндер-сюрприз» күчтәнәче йөзеп килгән. Әлеге уенчыклар Бремерхафен шәһәрендә юл тоткан көймәдән төшеп калган дип фаразлана. Төньяк диңгезендә булган көчле давыл әлеге йомыркаларны утрауга китергән дә инде....
-
Лениногорскида 3D кинозалына билет бәяләре һәм афиша
5 гыйнвардан 11нә кадәр булачак фильмнар: Үзгәрешләр булырга мөмкин! Белешмәләр өчен телефо: 5-04-98. 1. 3D Снежная королева. Огонь и лёд. 6+ 9:10 - 150 сум зурлар / 100 сум балалар 2. 2D Три богатыря и морской царь. 6+ 11:00 - 150 сум зурлар /100 сум балалар. 3. 2D Ёлки 5....
-
Шөгерлеләр җомга кичен бергә үткәрергә чакырып кала
13 гыйнвар көнне Шөгер авылы мәдәният йортында көтеп алынган зур тамаша - "ЖОМГА КӨН КИЧ БЕЛӘН". Жомга кичендә бергә булыйк. Башлана 17:00 сәг. Рәхим итегез!
-
Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 921 эшмәкәр клиенты "кайнар линия"гә мөрәҗәгать иткән
Татарстанда операция эшчәнлеген туктаткан банкларның клиентлары - эшмәкәрләр сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән туры элемтә үз эшен дәвам итә. 6 гыйнварга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына "кайнар линия" буенча 921 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән, аларның 441е ташламалы шартларда микрозайм алу шартлары турында сораган. Ташламалы программа буенча микрозаймнарны бирүгә гаризаларны кабул...
-
Иртәгә Бәкердә "Запорожец"ларда узышачаклар
Гадәттәгечә, анда "Запорожец" машиналарында узыш булачак. Әлеге ярышка бәкерлеләр һәм тирә-күрше авыллар гына түгел, Арча, Әтнәләр да алдан әзерләнә. Ничә йөз чакрымны үтеп алар да килә. Җиңүчеләргә бүләкләре дә бик саллы әзерләнә. Автоузышны күзәтеп торучылар да бик күп җыела. Алар өчен махсу күңел ачу әзерләнгән инде, ди оештыручылар. Сюрпризлар да...
-
Бананлы рулет пешерәбез
Камыр өчен: 2 йомырка, 0,5 банка куертылган сөт, 0,5 балкашык чәй содасы, 4 аш кашыгы он. Крем өчен: 0,5 банка куертылган сөт, 100 г атланмай, 2 банан. Йомырканы куертылган сөт,он,чәй содасы белән тугларга. Камырны табага агызып, духовкада 5-7 минут пешереп алырга. Кайнар җәемне сак кына алып, юеш сөлгегә салырга. Крем...
-
Татфондбанкның 93 меңнән артык кертемчесе иминият акчаларын алды
2017 елның 6 гыйнварына Татарстанда яшәүче 93 меңнән артык "Татфондбанк" кертемчесе 34 миллиард сумнан артык иминият акчаларын алды. Шулай итеп, бүгенгә Россиянең кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият җаваплылыгының гомуми суммадан 73,4 процентын түләгән. Россия Банкы Яңа ел бәйрәме көннәрендә "Татфондбанк" клиентларына кертемнәрне түләүдә катнашучы агент-банкларны акча белән тулыландыруны дәвам итә, дип...
-
Лениногорскилылар өчен 2017 елга йолдызнамә
Кучкар. 2017 ел Кучкар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Уңышны койрыгыннан тотып калу өчен күп эшләргә туры киләчәк. Бу елда Кучкарга һәр сүзне уйлап әйтергә, гамәлләрне җиде кат үлчәп кылырга туры килер. Үзеңне яңа хезмәттә сынап карау өчен уңышлы ел. Өстәмә белем алырга мөмкин. Гаиләле Кучкарларның яшәү...
-
Лениногорскилылар, укып, танышыгыз. Яңа елда – яңа тәртипләр
2017нче елдан Россиядә күпчелек гражданнарга кагылышлы яңалыклар гамәлгә керә. Алар безнең тормышыбызны бераз гына булса да җиңеләйтер, дигән ышаныч та юк түгел. Шуларның берничәсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. КОЛЛЕКТОРЛАРГА «ДИЛБЕГӘ» КИЕРТӘЛӘР Законлы (һәм еш кына законсыз) рәвештә халыктан әҗәтләрне кайтартучы оешмалар саны 2017нче елда кискен кимер, дип көтелә. Россиядә аларның...
-
Россиялеләр дөньяда иң күп ял итүчеләрнең берсе
Безнең ил ял итү көннәре буенча рейтингта Согуд Гарәбстаны, Бразилия һәм Франциядән соң дүртенче урында. Россия ел дәвамында ял көннәре һәм отпусклар буенча өчлек лидерлыгында. Безнең ил ял итү көннәре буенча рейтингта Согуд Гарәбстаны, Бразилия һәм Франциядән соң дүртенче урынны тота. Бу хакта Интеррейтинг компаниясе мәгълүматлары дәлилли. Иң күп ял...
-
Җәрәхәттән ничек сакланырга?
18-27 гыйнвар көннәрендә республикада урамда алган җәрәхәтләргә каршы профилактик чаралар ункөнлеге уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Кыш җәрәхәтләр саны иң күп булган ел фасылларының берсе. Аларны булдырмас өчен ни эшләргә соң? Табиблар моның өчен иң мөһиме дөрес аяк киеме кияргә кирәк, ди. Үкчәсе 3-4...