6 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Бәхетле булсыннар җырларым (Хәния Фәрхи истәлегенә)
Халык шагыйре Разил Вәлиев Инстаграм челтәрендә үз аккаунтын инде күптән булдырган иде. Дөрес, моңарчы ул башкаларны гына карап барды, үзе фотолар куймады. Ә менә Яңа ел алдыннан гына, ниһаять, фотолар һәм шигырьләр элә башлады. Шуның берсен - Хәния Фәрхигә багышланганын сезгә дә тәкъдим итәбез: Бәхетле булсыннар җырларым (Хәния Фәрхи истәлегенә)...
-
Лениногорскиның "Юбилейный" паркында чираттагы бәйрәм чарасы үтте (фотолар)
2нче ТОС оештырган бәйрәмгә балалар да, олылар да килгән иде. Алар төрле уеннарда катнашты, чыршы тирәли әйләнде.
-
Куакбашлылар беренче, Зәй-Каратай командасы - икенче
Шөгердә районыбызның авылы яшьләре хоккей уйнады, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе. Дүрт команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында - Куакбаш командасы 2 урында - Зәй-Каратай 3 урында - Шөгер 4 урында - Зеленая Роща Призер һәм җиңүчеләргә кубок һәм медальләр һәм сертификатлар тапшырылды.
-
Лениногорскида район мәктәпләре арасында хоккей уены үтте
Шөгер авылында районыбыз мәктәпләре командалары арасында хоккей уены үтте. Алты команда уйнады. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 1 урында- Шөгер мәктәбе командасы 2 урында - Тимәш 3 урында - Иске Шөгер 4 урында - Куакбаш 5 урында - Зеленая Роща 6 урында - Зәй-Каратай Призерлар һәм җиңүчеләр кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.
-
Татарстанда өч кешенең янып үлүе факты буенча җинаять эше кузгатылды
Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозында бер торак йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта 1975 елгы ир-ат һәм аның 2002, 2012 елгы ике улының үле гәүдәләре табыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Әлеге факт нигезендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе...
-
Һиндстан рәссамы күкрәк сөтеннән бижутерияләр ясый
Ченнаи шәһәрендә яшәүче Прити Виджай күкрәк сөтеннән төрле бижутерияләр ясый. Ул ясаган беләзек, кулон, балдаклар 600-4500 рупий (500-4000 сум) тора, дип яза Islam-today. Аның сүзләренчә, яшь әниләрдән заказлар күп килә, алар шул рәвешле үзләренең күкрәк сөтен мәңгеләштереп калырга тели. Сөт белән бергә баланың беренче чәченнән дә кулоннар ясаталар икән. Рәссам...
-
Лениногорскилыларны "Юбилейный" паркына бәйрәмгә чакыралар
Иртәгә, 7 гыйнварда "Юбилейный" паркында Раштуага багышланган бәйрәм була. 11.00 сәгатьтә башлана. Программада: уеннар, биюләр, карнавал һәм бүләкләр. Рәхим итегез!
-
Лениногорскида берәү подъездын бизәгән (ФОТОЛАР)
Лениногорскиның Энгельс урамы 3нче йортында яшәүче берәү Яңа елга подъездны бизәгән. Үзенә дә, башкаларга да бәйрәм кәефе тудырырга тырышкандыр.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре адашкан парны коткарган
Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Иделдә адашкан парны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 20 яшьлек егет белән кыз чаңгыда Спас районына таба юл тота. Алар караңгыда адашып, яр буена чыга алмыйлар. 1нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре...