Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәхетле булсыннар җырларым (Хәния Фәрхи истәлегенә)

Халык шагыйре Разил Вәлиев Инстаграм челтәрендә үз аккаунтын инде күптән булдырган иде. Дөрес, моңарчы ул башкаларны гына карап барды, үзе фотолар куймады. Ә менә Яңа ел алдыннан гына, ниһаять, фотолар һәм шигырьләр элә башлады. Шуның берсен - Хәния Фәрхигә багышланганын сезгә дә тәкъдим итәбез: Бәхетле булсыннар җырларым (Хәния Фәрхи истәлегенә)...

Халык шагыйре Разил Вәлиев Инстаграм челтәрендә үз аккаунтын инде күптән булдырган иде. Дөрес, моңарчы ул башкаларны гына карап барды, үзе фотолар куймады. Ә менә Яңа ел алдыннан гына, ниһаять, фотолар һәм шигырьләр элә башлады. Шуның берсен - Хәния Фәрхигә багышланганын сезгә дә тәкъдим итәбез:

Бәхетле булсыннар җырларым (Хәния Фәрхи истәлегенә)
Мин җиргә яз белән килгәнмен,
Еласы урында көлгәнмен.
Күз яшен йөрәккә яшереп
Яшисен алдан ук белгәнмен.
Мин җирдә моң эзләп яшәдем,
Яшеннәр сукса да,дәшмәдем.
Елларым чабудан тартканда
Алкышлар шавыннан яшәрдем
Дөньяда килү бар,китү бар…
Газаплы ул көнне көтүләр.
Мин сезгә мең кабат бурычлы,-
Мин киткәч,бурычым җыр түләр.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз,урманнар,кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Бәхетле булсыннар җырларым.

http://Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев