6 июнь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида мәктәп яны лагерьлары ачылды
Мәктәп яны лагерьлары 3 июньнән үз эшен башлап җибәрде. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итеп, I сменада 1мең 360 баланы ял иттерү каралган. Каникул башлану белән, баласын кая куярга белмичә аптыраган ата-аналар өчен иң кулай урын-лагерьлар. Бала үзе дә мавыга, аралаша, яңа дуслар таба. Аларга бит кызыклы чаралар гына узсын...
-
Лениногорскида – Сабан туе
8 июньдә - районыбыз авылларында 9 июньдә - шәһәр һәм район Сабан туе Программада: 10.00 - "Икмәк барысына да баш" дип аталган театральләштерелгән тамаша 10.30 - муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлавы 10.40 - авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү 11.00 - милли көрәш - халык уеннары, спорт ярышлары - бәйрәм концерты...
-
Лениногорскиның Үзәк мәйданында – бәйрәм
12 июньдә Үзәк мәйданда Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Лениногорскилыларны бәйрәмгә чакырабыз. Башлана 11.00 сәгатьтә.
-
Лениногорск делегациясе Җаектан кайтты
Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәре Сабан туена безнең шәһәр делегациясе дә барды. Лениногорскилылар аны оештыру эшендә актив катнашты. «Туган якны өйрәнү музее» татар авылы күренешен тәкъдим итте, үзешчән артистлар сөлге җыю йоласын күрсәтте. Шулай ук бездә пешерелгән татар халык ашлары, кулланма сәнгать күргәзмәсе оештырылган иде.
-
Лениногорскида маллар тук булыр
Хәзерге көндә район хуҗалыкларында печән һәм терлек азыгы әзерләү башланып китте. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 6 июнь көненә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпьеллык үләннәр 600 гектарда чабылган. Шуның 300 гектары яшел азык-сенажга туры килә. 180 тонна печән, 90 тонна сенаж әзерләнгән. Соңгысы шул кадәр үк күләмдә төргәкләнгән дә. Кырлар чүп үләннәренә каршы...
-
Лениногорск китапханәчеләре җиңүе
Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган республика конкурсында катнашты. Конкурста алтмыш эш тәкъдим ителгән булган. Безнекеләр «Иң яхшы плакат» номинациясендә I урын яулады һәм грамота белән бүләкләнде.