Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мәктәп яны лагерьлары ачылды

Мәктәп яны лагерьлары 3 июньнән үз эшен башлап җибәрде. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итеп, I сменада 1мең 360 баланы ял иттерү каралган. Каникул башлану белән, баласын кая куярга белмичә аптыраган ата-аналар өчен иң кулай урын-лагерьлар. Бала үзе дә мавыга, аралаша, яңа дуслар таба. Аларга бит кызыклы чаралар гына узсын...

Мәктәп яны лагерьлары 3 июньнән үз эшен башлап җибәрде. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итеп, I сменада 1мең 360 баланы ял иттерү каралган.
Каникул башлану белән, баласын кая куярга белмичә аптыраган ата-аналар өчен иң кулай урын-лагерьлар. Бала үзе дә мавыга, аралаша, яңа дуслар таба. Аларга бит кызыклы чаралар гына узсын да, берәр кая барырга булсын. Зәй-Каратай мәктәбе, мәсәлән, мәктәп яны лагереның беренче көнен театральләштерелгән күренеш белән башлап җибәргән. Рәсем конкурсы һәм эстафета уздырып, балаларның актив катнашканнарын билгеләп үткәннәр. Иске Иштирәктә дә укучыларның шактые "Кояшкай" лагерена йөри. Егерме баланың ялы күңелле һәм кызыклы үтәр дип ышанасы килә.
Мәгариф идарәсе белгече Елена Бурлакова әйтүенчә, беренче смена төгәлләнгәч, шәһәр мәктәп яны лагерьларының II сменасы 1 июльдән эшли башлаячак. Бу вакытта 500 баланы ял иттерү планлаштырылган. "Лагерьлар эшләү дәверендә өстәмә белем бирү үзәкләре, спорт секцияләре, китапханәләр эшчәнлеген туктатмый", ди ул. Димәк, килеп шөгыльләнер өчен мөмкинлек бар.
Хезмәт һәм ял лагерьларының укучыларны эшкә өйрәтүдә әһәмияте зур. Мондый лагерьларда 500 бала ике куянның койрыгын берьюлы тотачак. Мәсәлән, Куакбаш мәктәбендә Флера Әскарова җитәкчелегендә 22 баланың җидесе хезмәт лагеренда икән. "Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдә зур тырышлык куялар, ялкауланып торучы юк", ди Флера Әнәсовна. Урманга барып, табигать белән хозурлану, шәһәргә Универсиада утын карарга килү планга кертелгән.
Каникул җитте дип, куркынычсызлык чараларын истән чыгарырга ярамый. Җәй-аеруча сак булуны таләп итә торган чор. Шул ук Куакбаш мәктәбендә лагерьның беренче көнендә, беренче сәгатьләрендә үк укучыларга куркынычсызлык чаралары, хәвеф сигналы турында кат-кат аңлатылган. Андый-мондый хәл була калганда, мәктәпкә керү-чыгу юлын тагын бер тапкыр караганнар. Чит кеше белән үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сөйләшкәннәр.
Быел сәламәтләндерү лагерьлары дүрт сменада эшләячәк, диләр Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә. Нефть предприятиеләрендә эшләүчеләрнең балалары ел саен теләп йөрүче "Ландыш" һәм "Юбилейный"га 2 июньдә үк киткәннәр. "Дружба" лагере 5 июньдә 95 баланы каршы алды. Шушы көннәрдә "Родничок" үз ишеген ача. Бераз соңрак "Олимпия"гә 90 бала китәчәк. Кайда гына ял итсәләр дә, укучыларның ялы күңелле, файдалы һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь