6 август 2017 яңалыклары
-
САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ КОНЦЕРТЫНДА НИ ӨЧЕН ХӘНИЯ ФӘРХИНЕ ИСКӘ АЛМАГАН?
Язмыш турында уйланулар, Әлфия Авзалованы сагыну һәм бөек сер... Салаватның 29 нчы сезон концертлары турында шулай дип әйтергә була. Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов Казанда Г. Камал исемендәге театрда традицион август концертларын башлап җибәрде. 29 нчы сезон чыгышлары 3 августта башланып китте. Быелгы концерт программасы шактый үзенчәлекле. Бакыйлыкка...
-
Күрше төбәктә үз туена баручы кәләш авариягә очрап үлгән (фото, видео)
Кыз чәчтарашта чәчен ясатып, өенә кайтып барган булган. 5 август көнне Туймазы районында 31 яшьлек Нижневартовск кешесе Nissan Cefiro машинасында каршы як полосага чыга һәм ВАЗ-21150 машинасына килеп бәрелә. ВАЗ белән Туктагул кызы, 23 яшьлек кәләш идарә иткән була. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук җан бирә. Машинадагы 26 яшьлек...
-
Быел чып-чын бал күрмәячәкбез
Салкыннар һәм яңгырлы көннәр илдә бал кытлыгы тудырган. Ник дигәндә, эш сөючән кортлар кояшлы коры җәйне генә үз итәләр, ә һава торышы начар булганда алар ояларыннан чыга алмыйлар. "Күп урыннарда аларның бу җәйдә җыйган баллары хәтта үзләренә ашарга да җитәрлек түгел, кышка запас туплап куюлары турында әйтеп тә торасы юк",...
-
Армиядән качучыларны эшкә алмаска, 10 ел
Бүген нигезле сәбәпләрсез армиягә бармаган яшь егетләргә дәүләт яки муниципаль хезмәткә эшкә урнашуны тыйган федераль канун үз көченә керде. Чикләү 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Канунның кагыйдәләре буенча хәрби комиссариатлар хәрби хезмәттән качкан гражданнарга карата кирәкле чаралар турында дәүләт органнарына хәбәр итәчәк. Дәүләт органнары...
-
Кыярның мыегын кисәргәме-юкмы?
Һава шартлары начар торса, болытлы көндә кыярны тамырдан туендырырга кирәк. Моның өчен "Завязь" яки "Импульс" препаратлары белән инструкциядә күрсәтелгәнчә ашлыйлар. Кыярның яфрак һәм мыеклары бик нәзберек, шуңа күрә аны күтәртергә яки икенче якка каратырга тырышмагыз. Ә менә артык мыекларын кисеп алырга онытмагыз. Ул үсемлекнең көчен бушка сарыф итеп ята. Әгәр...
-
Татарстанда, шулай ук Лениногорскида"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе старт алды
Акцияне ун ел үткәрү дәвамында 165 мең бала 211 миллион сумлык иганәчелек ярдәме алган. Татарстандагы 20 меңләп мәктәп укучысы яңа уку елында, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, иганәчелек ярдәме алачак. Бу турыда бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм...
-
Синоптиклар августтагы җылы көннәрнең тәмамлану вакытын хәбәр итте
Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җәйнең согы ае өчен фаразлар әзерләгән, дип хәбәр итә "Российская газета". Августта Россиянең Европа территориясендә һава торышы 1-2 градуска нормадан югары булачак. Үзәк округта, мәсәлән, уртача температура 21-27 градусны тәшкил итәчәк, салкынайтканда ул 13-18 градуска кадәр төшәчәк. Мәскәүдә яшәүчеләрне дә шундый ук һава...
-
Хәерле ял иртәсе белән, лениногорскилылар!
Гармун моңнары тыңлап алыгыз! Күңелләрегез күтәрелеп китәр!