Армиядән качучыларны эшкә алмаска, 10 ел
Бүген нигезле сәбәпләрсез армиягә бармаган яшь егетләргә дәүләт яки муниципаль хезмәткә эшкә урнашуны тыйган федераль канун үз көченә керде. Чикләү 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Канунның кагыйдәләре буенча хәрби комиссариатлар хәрби хезмәттән качкан гражданнарга карата кирәкле чаралар турында дәүләт органнарына хәбәр итәчәк. Дәүләт органнары...
Бүген нигезле сәбәпләрсез армиягә бармаган яшь егетләргә дәүләт яки муниципаль хезмәткә эшкә урнашуны тыйган федераль канун үз көченә керде. Чикләү 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Канунның кагыйдәләре буенча хәрби комиссариатлар хәрби хезмәттән качкан гражданнарга карата кирәкле чаралар турында дәүләт органнарына хәбәр итәчәк. Дәүләт органнары үз чиратына андыйларны эштән азат итү хакында мәгълүмат җиткерәчәк.
Моңа кадәр Россиядә шуңа охшаш тыю булган, әмма вакыты билгеләнмәгән. Ягъни армиядән качучылар дәүләт хезмәтенә эшкә урнашудан гомерлеккә мәхрүм ителгән. Чечен Республикасы парламентының Конституция судына мөрәҗәгатеннән соң, мондый рәвештә аның Россия Федерациясе Конституциясе кагыйдәләренә туры килмәве ачыкланган.
Канун 2018 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хезмәтенә эшкә урнашкан армиядән качучыларга караячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев